мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы белән аерылып тора. Язучы, журналист Ф. Кәрими: «Буби» шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр», – дип язды[126].
Ләкин «Буби» мәдрәсәсенең әнә шундый дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Бу хәл – «инородец», «тузем» халыклар булып исәпләнгән татарларның күзе ачылу дигән сүз бит! Татар баласы… һәм астрономия, француз теле, физика… Патша жандармериясе, карагруһ миссионерлар моңа чик куярга булалар. Шуның өстенә ишаннар, аларның мөритләре, татарның кадимче кара байлары да күптәннән «Буби» мәдрәсәсенә теш кайрап киләләр. Чөнки «Буби» мәдрәсәсендә барган дөньявилык кадимчеләргә дә суга. Һәм кадимчеләр, рус миссионерлары, карагруһ клерикаллар, патша жандармериясе белән берләшеп, һөҗүм ясарга җыеналар.
Миссионерлар татарларның аз гына алга атлаган һәрбер адымында Төркиягә кушылырга омтылу тенденциясен эзлиләр. Реакцион «Казанский телеграф» газетасы татарлардан шикләнгән, аларны мәсхәрә иткән мәкаләләр урнаштыра. Матбугатта «Татарлар Төрек флотына иганә җыялар» дигән уйдырма хәбәр таратыла, һәм бу хәбәр жандармериянең болай да котырынган утына май сибә. Менә шундый катлаулы шартларда «Буби» мәдрәсәсе жандармериянең игътибарын үзенә тарта. Ул арада Мамадыш, Вятка якларында, Төрек флотына иганә җыюда гаепләнеп, муллалар, мөгаллимнәр кулга алына башлый. Ләкин ахырдан бу хәбәр расланмый.
1910 елның 15 августында Вятка губернаторы Камышанский үзенең свитасы белән мәдрәсәгә килеп төшә. Аның свитасында земский начальник, земский доктор, исправник, мәгариф инспекторы һәм башка чиновниклар була. Камышанский башта кызлар мәдрәсәсенә керә. (Мәдрәсәнең җитәкчесе – Бубиларның сеңлесе Мөхлисә Буби.) Губернатор Габдулла мөдәрриснең кызы Галиягә русча эндәшә – теге бала бик әйбәт җавап бирә. Русча укытып карый – әйбәт. Губернатор хәйран кала. Ирләр мәдрәсәсенә кергәч, бер шәкертне туктатып, русча сынап карый (бу – каникул вакыты). Очраклы рәвештә русчаны бик яхшы белгән шәкерт туры килә, һәм губернаторның гаҗәпләнүе арта. Классларда йөргән чагында губернатор Николай II нең портреты юклыгын сизә һәм сәбәбен сорый. Габдулла Буби: «Җәй көне булганлыктан алып куйдык», – дигәч, губернаторның кәефе китә. Ләкин инспектор һәм земский начальник: «Юк, юк, Габдулла андый кеше түгел, патша хәзрәтләренең рәсеме һәрвакыт стенада була иде», – дип, аны тынычландыралар. Ахырдан губернаторның ни сәбәптән килгәнлеге мәгълүм була: «Буби» мөдәррисләре аерым урыннарда лекцияләр укыйлар», – дип, донос ясалган икән. «Мәдрәсәдән башка җирдә бернәрсә дә сөйләмәгез, – ди Камышанский. – Сак булыгыз, хөкүмәт хилафында эш күрмәгез, югыйсә мин сезне 24 сәгать эчендә «Буби» дан кудыртырмын», – ди. Шулай да Камышанский Г. Бубины мәдрәсә эчендә лекция сөйләүдән тыймый. Ә бу мәдрәсә эчендәге җыелышларда күп нәрсә сөйләнә. Г. Мансуров бу турыда болай дип язды: «Буби» мәктәбе үзенең атна саен ясалган җыелышлары,