адым да ясады. Аның тыйнаксызлыгы ничектер мине рәнҗетеп, кимсетеп җибәрде. «Чибәр ханым! Сәгатегез ничә әле?» – дип сораган иде дә, җавап та бирмичә, кырт кына баскан урынымнан күчтем. Аннары беренче троллейбуска утырып киттем. Бер тукталышны узам, икенчесен, өченчесен… Кая төшәргә, нишләргә икәнемне дә белмим. Кем беләндер сөйләшеп китәргә омтылам икән дә, артымда Наилем карашын сизгән күк булам икән. Ә алдыма сагаеп кызым Гөлсинә килеп баса… Менә шундый бер сәер хис кичереп, мин ул көнне утырган троллейбусымнан төшми кире әйләнеп кайттым…
Хәния, бу хатирәдән чыгып: «Ирең әйбәт, сабыр кеше булган икән, үзең дә аны яраткансың…» – дигән фикергә килде. Ә ярату адәм баласын нинди генә үрләргә күтәрмәс тә, нинди генә упкыннардан тартып алмас! Аңа ия булыр өчен, бик күп нәрсәләр, осталык кирәктер…
Хәния күңелендә, үз тормышына бәйләнеп, бүтән уйлар да кабынып өлгерде. Анысы дөрес: тигезлек, татулык кирәк. Ул аны акылы белән яхшы белә. Тик аны ничек булдырырга? Бөтен барлыгы, йөрәк кайнарлыгы белән ачылып китәргә нәрсә комачаулый соң? Күңелгә гел каршы төшеп торган гадәт-холыкмы, әллә рухыңа буйсынмаган бүтән сәбәпме? Ринат белән нәрсә турында гына сөйләшә башлама, ахыры ризасызлык белән бетә. «Кысыр сорауларың белән туйдырма әле, – ди, – тегене тегеләй, моны болай итәр идең», – ди. Кистерә дә куя. Шуннан аңа ничек елмаясың инде… Юк, яратуны көчләп такмыйлар, как есть, күрсә – күрә, аңласа – аңлый…
Хәния иртәнге ашын, Зөлфиясен уятмыйча, ялгызы гына тынычлап утырып ашады. Бүтән көндәгечә аны өстәл кирәк дип ашыктыручы Ринаты да булмагач иркенләде. Өстәл яныннан кубыйм гына дигәндә, урамда нидер ваткан-җимергән тавышларга колак салып, тәрәзә буена килде. Караса, үзләренә каршы яктагы ике катлы иске баракны сүтә башлаганнар икән. Сүтәргә дигәндә, теләүчеләр дә күп табылган. Ломнар, кадак суыргычлар тоткан ирләр, хатыннар, арбаларын тартып, шунда таба җыелалар. Кемгә нәрсә кирәк? Тактамы, бүрәнәме, кирпечме? Бакчачылар кинәнә. Тузаныннан курыкмый, көчен кызганмый. Хәния мәш килеп кайнашкан халыкка кызыксынып карап торды. Аныңча, тырышкан кеше бакчасын да булдыра, машинасын да ала, йортын да сала, баракта череми. Әнә берсе машинасы белән үк килеп туктаган, кайда нәрсә барын күздән ычкындырамы соң!
Як-якка тузан бөркеп, бер бүлмә стенасы ауды, ике… Бөтен йорт кысасы һәм миче-ние белән менә авам, менә авам дип тора. Шуңа да карамастан югарыдагы егетләр өстәге такталарны чистарта бирәләр…
Йокысыннан уянып, әнисе янына килеп баскан Зөлфия сорап куйды:
– Анда нишлиләр, әни?
– Барак җимерәләр.
– Кешеләр кая киткән?
– Яңа квартира биргәннәр.
– Ә безгә кайчан бирәләр?
– Кайчан ваталар.
– Алайса, без дә чыгып ватыйк, аннары безгә дә бирерләр.
Хәния көлемсерәде.
– Син башта ашап эч әле.
– Минем ашыйсым килми.
– Алайса, юын, киен. Аннары бергә чыгып карарбыз.
– Әйдә…
14
Реверс