көннән-көн уңышларына куанды, аның үзе иярләгән С-4 комбайны оста хуҗасын «тыңлаучан» да булып чыкты. Чөнки Гали катлаулы техниканың һәр механизмын җаны белән тоеп эшләтте, аны вакытында җайлый, көйли белде. Аныңча, карамасаң, ат та тәртәгә тибүчән. Ә инде «атыңны» чыгымлатасың килмәсә, аны да яхшы аңлый бел, башыңны, зиһенеңне эшләт… «Көчле – берне, акыллы күпне җиңәр» дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул…
Шулай тырышып эшли торгач, аның техника серләренә яхшы төшенүен дә, әзерлеген дә бик тиз күреп алдылар. Совхозның баш инженеры Кунубаев, кайсы комбайн чыгымлап эшләми башласа, Гали янына тиз килә торган булып китте. Әле дә килеп, бераз кысынкырак күзләрен ача-йома төшеп:
– Гали агазан! – дип, казахчалап кына сүзен башлады ул. – Анда өченче бригадада эшләүче Курлабек комбайны туктап калды. Әйдә, тиз генә шунда барып килик әле, нәрсәдә икән хикмәте?
Гали тыңлады, карышмады, чакыргач барды, комбайнның хикмәтле серләренә казахча да аңлатып, төшендереп бирде. Ул инде аларча сөйләшергә дә өйрәнгән иде. Ә биш-алты айлык курсларны гына тәмамлап өлгергән Курлабекның да, Баренбекның да әле катлаулы агрегатларның серләренә төшенеп бетәргә эш тәҗрибәләре җитеп бетми иде.
Гали иртәдән кичке караңгыга кадәр эшләде дә эшләде. Бункерларга тулган икмәкне ташып өлгерергә машиналар да җитешмәде. Шунлыктан урып сугылган икмәкләрне кырда зур бер көшелгә өеп торырга да карар кылынды. Ә эштә туктап тордым юк, бункерың тулды исә, комбайның белән шундагы көшелгә бар да икмәгеңне бушат һәм янә тиз генә үз кырың рәтенә килеп сафка бас һәм С-4 комбайның алга таба, киң, иркен иген басуларың иңли бирсен.
Гали, бара-бара, туган якларын да исенә төшерде, күңелләрен бушатырга теләп, «Сарман», «Шахтёр» көйләрен дә җырлап җибәрде. Җыр-моңнары аны, үз артыннан ияртеп, янә туган авылы Балансуга да алып кайтты, шунда яшәүче әти-әниләрен, энекәш-сеңелләрен исенә төшертте…
Вакыт-вакыт ул үзен тиктомалдан тиргәп-тиргәп тә алды: «Мин үз авылымны ташлап киткәндә үҗәт тә булганмын икән…» – дип, инде үзгәрә төшкән карашларыннан чыгып фараз кылды. Әмма үткәненә, шулай үзе теләп «югалып», «беспризорник» булып йөрүләренә үкенмәде. Ул инде хәзер, бүгенге көнен күзаллап, эшеннән канәгатьлек хисләре кичерде. Нишлисең бит, адәм башларын икмәк кайларга гына алып бармый да, кемнәрне генә нинди хәлләргә дучар итми… «Башыңа төшкәч, башмакчы буласың…» дигәннәрен тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер шул. Колхозда «таякка» эшләп, булыр-булмас ике йөз грамм икмәккә, ач килеш, билләреңне бөгә-сыга йөрергә калгач, дөнья дигәнең үзен тиз таныта икән… Югыйсә ул да бит, – күпләр кебек, чарасызлыктан, җан асрау өчен, читкә-мазарга китәргә бернинди рөхсәт кәгазьләрен бирмәячәкләрен белә торып, авылы белән хушлашкан кеше…
Галинең хезмәткә бирелгән күңеле, тырыша торгач, аны көннәрдән бер көнне комбайнёрлар арасында иң алдынгы рәтләргә алып чыкты. Инде дүрт-биш айга исәпләп бирелгән «подъёмный» сәмәннәре дә кесәсендә саегая төшкән иде. Әле аңа үзе яш