сыныкка эшләп иза чиккән әти-әниләренә, сеңел-энеләренә булдыра алган кадәр ярдәм дә итәргә тиеш… Сугыштан соңгы нужалар аларның иңнәренә авыр йөк булып төште ич. Шул газаплар аларның да күзләренә моңсулык иңдергән, сабыр канатларын каерган… Бу яман хәлләрне сүз белән генә аңлатып та булмый. Юкса ул өлкән агайлар авызыннан ишеткән менә мондый сүзләрне хәтеренә сеңдермәс иде:
Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә,
Ярлы мескен ни эшләсен –
Ярга ятып су эчә.
Ярга ятып су эчәргә генә калгач булмый икән шул ул, булмый. Кайчанга кадәр барыр бу гаделсезлекләр? Кайчан ярлылар да тәмлерәк ашаучылар белән тиңләшер икән? Юкса аларның да, бераз бал да татып, матур тормыш кичерәселәре килә. Сүздә тигез, матур тормыш төзибез дип сөйләнсәләр дә, күрәмсең, моңа кемнәрнеңдер талымсыз нәфесләре ирек бирмидер шул. Димәк, арифметик тигезләмәне дә гадел генә корып төзеп булмыйдыр…
Еракка, Казахстан далаларына дип сәфәр кылган Гали үз сорауларына җавап таба алмый да интекте. Шуңа да карамастан аны үз максаты, алдагы тормышы, киләчәге өметләндерде. Поезд тәрәзәсеннән карап барган егеткә юл буенда үскән агачлар да, яшел «яулыкларын» болгый-болгый, «бирешмә, егет!» дигәндәй басып калдылар.
Туктаусыз чакрымнарны санаган поезд тәгәрмәчләре гүя аның хәтер йомгагын да сузып сүтә-сүтә барды. Шулай бара торгач, аның уйлары кабат туган ягы – Балансу авылына әйләнеп кайтты. Калку гына гәүдәле әтисе Мәгъсүм күз алдына килде. Ул гадәтенчә иртән торган да такта яра торган зур кул пычкысының тешләрен игәү белән кайрый да кайрый. Аны бүген дә Олы Нырсы авылындагы МТСны төзешергә, такта ярырга дип чакырганнар. Ул инде үз авылында, озын-озын бүрәнәләрне дүрт аяклы стан өсләренә тәгәрәтеп менгезә-менгезә, кемнәргә генә такта ярмады! Үзе гел дә өскә менде, бүрәнә буйлап атлый-атлый, ике тоткычлы пычкысын туры йөртә-йөртә, бүрәнә астыннан пычкы тартучы күрше Хаҗи абыйга да ярдәмгә килде. Тегесе, пычкы кысыла төшкән саен, ике такта арасындагы чөйне дә әледән-әле кыса барды… Әйтерсең әтисе, ике куллы пычкысын уйнатып, өстән дирижёрлык итә. Ул, безнең заманда аны болай итеп тә эшли беләләр, дип горурлангандай, маңгай тирләрен дә сыпырып-сыпырып ала. Авыл салам түбәле йортлардан арынып бетмәгәнлектән, ул күпләргә такта ярды да ярды. Аны авылдашлары әледән-әле эшкә дәшеп тора: ишекләр ясарга, идәннәр җәяргә, түбәләр ябарга. Ул аларның гозерләренә каршы килми, эшләвен генә белде, балтасы да кулыннан төшмәде. Нишләсен, башка чарасы юк иде. Кушкач, аңа Нырсы МТСын төзешергә дә бармый калырга ярамый…
Әтисе шулай пычкы тешләрен игәп утырганда, Гали аңардан болай дип сорап куйды:
– Әти! Нигә безне «Тумран»ныкылар дип атыйлар?
Көтелмәгән бу сораудан Мәгъсүмнең кашлары җыерылды, кара мыегы тырпаеп-тырпаеп алды. Ул, моны улына ничек итеп аңлатырга белми, бераз аптырап та калды. Аннары, кулындагы игәвен кырыйдагы такта өстенә куеп, сүзен болай дип башлады:
– Бу, улым, күптәннән,