Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

иске киемнәрен табып кияргә мәҗбүр булдылар. Бу вакыт егетләр әлеге хәлнең серләренә төшенеп бетмәделәр шул. Чынлыкта директорга, үз балаларын урнаштырырга дип, бүтәннәр дә килеп чыккан иде. Алар директор мәнфәгатьләрен оста кызыксындыра белгәннәр һәм аны ризалаштырганнар. Инде шул вакытта ук ришвәт дигән нәрсә, хәзергедән аермалы буларак, үз эшен эшләгән… Егетләргә әле гаделлек төшенчәләренә төшенергә, «Син – миңа, мин – сиңа!» принципларын аңлап җиткерергә иртәрәк иде шул…

      Инде хәзер нишләргә? Шушы сорау урамда калган егетләрне бер-берсенә каратты, янә дә уйландырды. Аларның барыбер дә авылга кире кайтасылары килмәде. Аеруча Галинең күңелен, янә дә исенә төшеп, әтисе авызыннан ычкынган «артык кашык» дигән сүзләр тынгысызлап тора бирде. Ахырдан, шулай аптырап, шәһәр урамнарында каңгырып, «адашып» йөри торгач, алар Ульяновск шәһәре ягына бара торган бер поездга утырып киттеләр. Анда да училищелар бар дигәннәрен ишеткәннәр иде. Һәм алар, бәлки, бер җае чыгар әле, дип тә өметләнделәр…

      Поезд аларны Арзамас станциясенә кадәр алып килде. Поезд туктап торган арада, егетләр, тамак ялгап алырга дип, поезддан төшкәннәр генә иде, ниндидер сакчы милиционерлар, «бу нинди беспризорниклар тагы» дип, аларны эләктереп тә алдылар. Ярый әле, җавап тотканда, үзләрен каян икәнлекләрен яшерә белделәр, юкса кире туган якларына җибәрәчәкләр иде. Аннары аларны, «беспризорниклар» буларак, Лукоянов шәһәрендәге детдомга озаттылар… Ахырдан алар моңа да бик сөенделәр. Аеруча ятим Госман куанды.

      Детдомга эләккәч, тамакка да ярыйсы гына тиенелде. Һөнәргә дә өйрәнелде, ФЗӨ дә укыдылар. Гали бик тырышты, бар эшкә дә теләп алынды. Һөнәрсез бер эш тә кырып булмаслыгын яхшы аңлады ул. Мастерскойда тискига кыстырып тимерен дә игәде, гайка, болтларын да борды. Техникага хирыслыгы артканнан-арта барды. Ул инде агач арбаларны да җитәрлек тартырга өйрәнгән иде, хәзер исә азмы-күпме сызымнарга да төшенә башлады.

      Беркөнне, дәрестән чыгып урамнан кайтып барганда, аны таныш булмаган урта яшьләрдәге бер ир туктатып сорады:

      – Әй егет, син кайдан?

      Гали, чит-ятлар «кармагына» эләгүдән сагаепмы, әйтергәме, әйтмәскәме дип аптырабырак калды. Аннары ул бу ирнең зыянлы кешегә охшамаганлыгын сизенгәч әйтеп куйды:

      – Татарстаннан…

      Аның Татарстаннан дигәнен ишеткәч, ир кешенең йөзе ачыла төште, һәм ул икенче соравын бирде.

      – Исемең ничек, «малайка»?

      – Гали.

      – Ә мин дядя Володя булам. – Ул егетккә кулын сузды. – Таныш булыйк…

      Күрешкәч, тере, елтыр күзле Гали дядя Володяга ошап ук китте һәм ул:

      – Монда укып йөрисеңме? – дип сорап куйды.

      – Әйе, ФЗӨ дә.

      – Укудан соң минем белән эшләргә теләмисеңме?

      Гали җавап бирергә кыенсынды.

      – Син курыкма, «малайка», – диде ир. – Мин татар малайларының тырышлыгын яхшы беләм, кешегә начарлык эшләгәнем юк, ярдәм генә итәм. Бераз акча да эшләрсең, кирәге чыгар ич?..

      Ул ихтыярсыздан үзен «малайка» дип яратып кына дәшкән «дядя Володя» артыннан иярде. Һәм ялгышмады. Оста куллы,