үҗәт эт сымак…
…Ринат, ашыга-ашыга, участокка якынлашып килә иде. Крутяков, аны күрүгә, пәке белән кырдырган йомры башын як-якка боргалады, җәенке бите чытыкланды. Күзләре маңгаена менәрдәй булып ялтырап китте. Һәм ул бер читтәрәк бүтән эш белән мәшгуль Красновка дәште:
– Женя! Рәшәткәләрне алып кил, прессны эшләтеп карыйбыз… – Ул, шланглар белән тоташтырылган пресс-головканы кулына алып, бер-ике адым ясау белән, сөртенгәндәй итте, аны бетон идәнгә төшерде. Тавышка рәшәткәгә дип китеп барган Краснов борылып карады. Идәндә корпусы чатнап ярылган пресс аунап ята иде.
Бу хәлне читтән үзе дә күреп калган Ринат йөгерә-атлый Крутяков янына килеп җитте.
– Нәрсә эшләдең син?
Крутяковның күзләре мут ялтыраса да:
– Ялгыш төшеп китте. Авыр. Җиңелгә ияләнгәч… – дигән булды.
Кинәт Потаповның йөрүләре исенә төште – юкка түгел икән.
Ринат Крутяковка озак карап тора алмады, йә, син нәрсә әйтәсең моңа дигәндәй, карашын Красновка күчерде. Краснов битараф күренә иде. Дәшмәде, һәрхәлдә, муен тамыры нормаларны кистермәс өчен гаугалашкандагы кебек бүртмәгән иде.
– Ике кулга биш кило авырмы? – диде Ринат, тавышын күтәрә төшеп.
Крутяков ык-мык килгәннән соң кыюланып китте һәм үзенең сүзе белән Ринатны гаҗәпкә калдырды.
– Без пневмочүкечкә ияләнгән, ул пресс безгә нәрсәгә кирәк? Аңа карап акчасын артык түлиләрме? Ким булмаса…
– Ә-ә, син менә нинди кеше икәнсең әле?! – дип, Ринат башын чайкап торды, аннан Красновка ишарәләде. – Әнә ул әйтсен пневмочүкечтән ничек итеп кулсыз калуын. Инде хәзердән үк өч бармагы тоймаска әйләнгән. Аңладыңмы?
– Безгә шуның өчен вредность бар, – диде Крутяков төксе генә.
Ринат кызды:
– Унсигез көн урынына егерме алты көн отпуск һәм көненә бер пакет сөтме?
– Допустим.
Ринат идәндә кәлтә еландай яткан, яньчелеп мае агып чыккан прессголовкага төртеп күрсәтте:
– Бу сезгә бер рәшәткәне кайта-кайта эшләмәскә, дүрт тапкыр тизрәк ясау өчен дә, Краснов кебек егетләрнең буыннары вакытыннан элек авыртмас өчен дә кирәк. Алай гынамы?.. – Ул рәшәткәләр ресурсын арттыру ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтмәкче иде, уеннан кире кайтты. – Хәер, анысы сиңа кирәк тә түгел… Телисең икән, вредность эше биредә сиңа ике адым саен…
Ринатка кемдер дәшкән кебек булды, Хәния икән.
– Ринат, сине нинди чебен тешләде соң әле?
Аның хәтта борылып карыйсы да килмәде.
– Ник алай дисең?
– Сөйләшмисең ич.
– Әй, сөйләшүдән ни файда? – дип, Ринат авыр көрсенеп куйды.
Хәния, гаҗәпләнеп:
– Шулай да нәрсә булды соң? – диде.
– Прессны ваттылар, вәт шул, – дип, ул Хәниягә таба борылды.
– Ничек ваттылар?
– Ничек булсын? Бер мокыт идәнгә тотты да бәрде.
– Кем ул?
– Шул Потапов ялчысы инде.
«Нәрсәгә булашкансың шул Потаповың