күзаллагандай, аны кадерләп күкрәгенә кыса.) Нинди йомшак!.. Ул, шәлен ябынгач, агарган чигә чәчләрен, сыпырып, шәле астына яшерер иде… (Шәлне төреп, таслап куя, сандыктан ак кофта чыгара.) Әниемнең кофтасы! Кешелеккә кияргә дип, ак бәрән йоныннан бәйләгән. Үзе җыйнак, үзе шундый җиңел. (Кофтаны әнисен сагынып сыйпый, үзенә үлчәп карагандай итә.) Гәүдәсенә килешеп кенә торгандыр инде бу кофтасы… (Ул кулына тоткан кофтага карап уйга кала, әнисен хыялында тергезә, ут сүнә. Сәхнәдән чыга.)
Сәхнә яктырганда, Билгизнең әнисе Мәрвия пәйда була. Ул, Билгиз кулына алган ак кофтасын киеп, урам чатында Җәләйне көтә, сәгатенә карап-карап ала, аның килгәнен күрүгә шатланып куя.
Мәрвия. Сине көтә-көтә көтек булып беттем инде.
Җәләй (җитди). Районда тоткарланырга туры килде. Анда ару гына «пешекләп» тә алдылар.
Мәрвия. Нигә?
Җәләй. Налог планнары үтәлми дип.
Мәрвия. Халыкны ничек таларга белмиләр инде… «Бездетность» дип тә баш катыралар… Күпме ир-егетләр сугыштан кайтмасын да…
Җәләй (шелтәләп). Син партия эшенә тел-теш тидермә…
Пауза. Мәрвия Җәләйнең кырыслыгыннан аптырап тора.
(ясалмалык күрсәтеп). Сагындырдың әле… (Мәрвияне кочагына тарта, үзе як-ягына карана.) Әйдә, монда басып торганчы, минем бүлмәгә кереп утырабыз?..
Мәрвия (читенсенеп). Урамда гына торыйк әле, кичке һавада рәхәт ич…
Җәләй. Безгә урамда нәрсә калган, кеше күзенә чалынып торганчы…
Мәрвия. Безгә кеше тими ич… Монда да тыныч, беркем юк. Икәүдән-икәү генә…
Җәләй (хәйләләп). Минем бүлмәмдә бераз эшләрне караштырасы бар.
Мәрвия (урыныннан кузгалмый, уңайсызлана). Җәләй!..
Җәләй. Нәрсә инде?..
Пауза.
Мәрвия. Мин сиңа бер әйттем ич. Йөккә уздым, дип. Нишлибез? Син һаман сузасың… (Пауза.) Миңа өйдәгеләрдән оят, алар күрәләр ич, сизенәләр… Бер карарга килергә кирәктер бит? Өйләнәм, дип ышандырдың да…
Җәләй. Синең һаман да шул: «Өйлән дә өйлән»… Әйттем ич мин сиңа: «Әкълимә әбигә бар да төшерт балаңны»,– дип.
Мәрвия (аптырап). Ничек инде? Син бит «өйләнәм» дидең. Вәгъдәләр бирдең. Ә хәзер?..
Җәләй. Мин хәзерге вакытта өйләнә алмыйм… Мине партия курсларга укырга җибәрә…
Мәрвия (рәнҗеп). Җибәрсә, бергә булганнан укуың комачауламас.
Җәләй. Мин әлегә әзер түгел.
Мәрвия. Теге вакытта бик әзер идең. Ә хәзер… Миңа нишләргә соң?.. Бу хурлыкны ничек күтәрим?
Авыр тынлык.
Җәләй. Йә, аптыратма инде… Әйдә, минем бүлмәгә керик әле… Шунда сөйләшербез… (Мәрвиянең җиңеннән тарта.)
Мәрвия, чарасызлыгын сизеп, теләр-теләмәс, Җәләй артыннан атлый. Алар киткәч, ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Билгиз янә элекке урынында.
Билгиз (сыкранып). Их, әни, әнием! Нигә син Җәләй белән бәйләндең? Күңел газаплары кичерер өченме?.. Шушы кофтаңны да өстеңдә киеп туздыра алмагансың… (Кофта кесәсендәге әйбергә кулы тиеп китә.) Кесәсендә нәрсәдер бар… (Ала.) Блокнот!