төрле-төрле чәчәкләрдән үрелгән зур такыя сыман. Һәрбер чәчәге үзенчә матур елмая. Синең кебек, Зәбидә…
Зәбидә (үпкәләгәндәй). Көлмә әле, Билгиз…
Билгиз. Көлмим, дөресен генә әйтәм… (Бинокльдән күзәтүен дәвам итә.) Бүген туган авыл «чәчәкләре» барысы да мәйданга җыелган… Батырга дигән тәкә янына Сөббух бабай бүрек колакчыннарын тырпайтып утырган… Ә Тинкәй абый яланаяктан, кызыл эчле галошларын кулларына күтәреп, төрле-төрле хәрәкәтләр ясап, хатын-кызлар әйләнәсендә кылана-кылана бии.
Зәбидә. Кая, мин дә карыйм әле? (Билгиздән бинокльне ала.) Биюләрне күрми калабыз инде… Мәйданда малайлар да көрәшә башлаган. Бер кырыйда чүлмәк ватышалар… Әйдә, без дә киттек шунда. Гөлүсәләр төшеп җиткәндер инде..
Билгиз. Әй, өлгерербез әле. Монда икәүдән-икәү рәхәт ич… (Зәбидәне кочагына алырга тели, ул кыенсына, тартына.)
Зәбидә. Ярар инде, Билгиз, җибәр…
Кочышалар. Аннан ни әйтергә белми тынып калалар.
Билгиз (яратып). Зә-би-дә!
Зәбидә. Нәр-сә?
Билгиз. Син бит минем бердәнберем! Миңа син шундый якын…
Зәбидә (уйга калып). Билгиз!.. Син, Казанга киткәч, шәһәрнеке буласың инде. Анда сиңа чибәрләр дә бетмәс…
Билгиз. Юкны сөйләмә, Зәбидә. Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм. Көн дә хат язып торачакмын. Аннары…
Зәбидә. Нәрсә «аннары»?
Билгиз. Без бергә булырбыз…
Зәбидә (көрсенә төшеп көлә). Юк, Билгиз, без бергә була алмыйбыз…
Билгиз. Нигә?
Зәбидә (көттереп). Арабызда киртәләр бар…
Билгиз. Нинди киртәләр?
Пауза. Зәбидә эндәшми.
Аңлатып бир?
Зәбидә (карашын җиргә төбәп). Минем әти, үги әтием, сезнекеләргә үчле булган…
Билгиз. Ибәт үз әтиең түгелмени?
Зәбидә. Юк…
Билгиз. Әтиең кемгә үчле булган?
Зәбидә. Синең Фәйзулла бабаңа. Ул аңа берсендә эчәргә сорап кергән булган, аннары аның инструментларын да сорап торган. Инструментларын биреп тормагач, үч итеп, сарайларына ут төрткән… Моны миңа әнием әйтте.
Билгиз (үзалдына). Менә ничек, ул вакытта ут төртүченең кемлеген берәү дә белмәгән иде… (Зәбидәгә.) Аңа бит инде бишбылтыр. Онытылган, беткән…
Зәбидә. Шулай да кешеләр ни уйламас? Әни дә каршы килсә…
Билгиз. Син үз-үзеңә хуҗа бул! Һәм бетте-китте…
Зәбидә. Әйтергә җиңел ул…
Билгиз. Зәбидә! Калдырыйк әле без боларны, онытыйк… (Болын ягына ишарәләп.) Әнә Рафис белән Гөлүсә таудан төшеп баралар. Куып җитик әле үзләрен. (Китәләр.)
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Беренче күренеш
Сәхнә читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган хирург Билгизнең йөзенә яктылык төшкән.Ул хәтерендә яңарган хатирәләрне – күңел монологын бәян итә. (Монологны магнитофон язмасында да бирергә мөмкин.)
Билгиз. Әбием! Син минем әниемне дә, әтиемне дә алыштырдың… Шәһәргә киткәч тә, бик еш сагынам, юксынам сине. Изге рухың йөрәгемә сеңгән, миндә сиңа карата матур хисләр генә яши, тормышыма дәрт, ышаныч