(кызы сүзен хуплап). Әйе, кода «язган кешене тапсыннар» ди.
Нәфис. Анысы тикшерүчеләр эше…
Ләмига. Кода бит кызга ышанмый, «Ник судка биреп булмасын?!» дип бара. Алар, ирле-хатынлы икесе дә, «килен язган» дип уйлыйлар.
Хәтирә. Ирем Габит та шулай ди. «Син язгансың аны, башка кеше түгел» ди… (Чарасызлыктан ярдәм көткәндәй, Нәфискә төбәлә.) Нәрсә булса да эшләп карыйк инде, кул кушырып утырып булмый бит. Милициягә тикшертергә мәллә?
Нәфис. Анысы сезнең ихтыярда. «Ник андый хат бастырдыгыз?» дип, редакциягә дәгъва белдерә аласыз. «Мине рәнҗеттегез, мин сезне судка бирәм» дип. Бу очракта без сезгә газета аша җавап бирергә тиеш булабыз.
Ләмига. Менә шундый нәрсә кирәк ди кода. «Син түгел» дигән әйбер кирәк ди.
Нәфис. Болай эшләгәндә, бу үзегезне-үзегез фаш итү була. Гаепне тану. Аннары әйтерләр, «чыннан да үзе язган икән, җитешле тормышы да туры килеп тора» диярләр.
Ләмига. Шул шул, тормышы белән туры килә. Юкса мәкалә эчтәлеге аның үзенә туры килми. Минем кызым беренче курста кияүгә чыкмады. Хатта «Беренче курста кияүгә чыктым» дип язылган. Бу бала өченче курста кияүгә чыкты.
Нәфис. Соң, шулай булгач?
Ләмига. Аңламыйлар бит менә, аңламыйлар…
Нәфис (үз-үзенә). Аңласалар, кеше дә була ул… Бик аңлыйлар, шулай кеше каһәрләүдән тәм табалар.
Ләмига. Газетада безне мактаганнар, ди, язган кеше безне яманламаган, ди. Без, ди, тормыш җиткергән, ди.
Нәфис. Кем әйтә алай дип?
Ләмига. Кодагый. Ике-өч машина да булгач, шуңа мактаулы без, ди. Язган кеше безне түгел, үзен генә хурлаган ул, ди.
Хәтирә. Аларга шулай булып чыга да инде… Тик бу хатны язган кешене кем дә булса беләме? Кем икән ул? Аны кем дә булса язган бит инде, үчлек белән… Ничек менә шулай язарга мөмкин… Бу бәндәне миңа табарга язмасын!.. Әгәр дә тапсам, мин аны тапсам…
Ләмига. Кияү шул кешене таба да кызга: «Син яздырдың, хәзер балаңны күтәр дә чыгып китәсең», – дип әйтергә тиеш икән.
Нәфис. Әгәр тапмаса? Әгәр ул кеше юк икән?..
Ләмига. Әгәр юк икән, белмим. Ул күрәзәчегә дә барган инде.
Нәфис. Кем?
Ләмига. Кияү.
Нәфис. Нәрсә дигәннәр?
Ләмига. Киленнең гаебе юк, дигәннәр.
Нәфис. Һәм юк та инде.
Ләмига. Мин дә әйттем инде аңа шулай дип.
Хәтирә. Минем гаебем юк та юк инде. Булмаган нәрсә сөйлиләр.
Нәфис. Булмаган нәрсә өчен баш катырып йөрисе дә түгел. Бу сөйләшүгә нокта куярга кирәк. Бетте-китте…
Ләмига белән Хәтирә китәргә кузгалалар. Нәфис озатып кала. Аннан, кире бүлмәсенә кереп, мәкалә язарга утыра. Язылмагач, диктофонны кушып, семинарда Тукбаев сөйләгәнне тыңлый.
Тукбаев (эфир язмасы). …Иптәшләр! Күрсәткечләр ташка үлчим! Бер күрсәткеч плюс дип сөенгән идем, анысы да үлем булып чыкты. Зоотехник хайваннарны бетерергә булыша, агроном, самолёттан агу чәчтереп, басуларны боза, бал кортларын үтерә… Зоотехник күселәрне агуламый, фермада дуңгызлар үлә, чир тарала… Сез дә, чиновник рәисләр, күселәр агуга ияләнгән кебек, тыңламаска ияләндегез. Нишләсәгез дә ярый. Җавап бирүче юк.