төрле яклап бик саклык белән генә керәләр.
Ялкын (Алехога). Әй! Бу Бәбине син алып килдеңме?
Алехо. Бу синең балаңмы диеп сора тагын!
Наира. Кемнеке соң ул, алайса?
Алехо. Мин каян белим? Маңгаена язылмаган!
Ялкын. Бар, алып кит син аны биредән…
Наира. Юк, аңа тияргә ярамый. Бу кеше баласы, димәк, яхшыга түгел…
Бәләкәч. Нигә?
Наира. Тиздән аны эзләп килергә мөмкиннәр.
Алехо. Әлбәттә, киләчәкләр. Алма кебек баланы кем ташлап китсен?
Ялкын. Ташлап киткән булулары да мөмкин.
Бәләкәч. Ничек?
Ялкын. Кешеләр андый явызлыкка сәләтле, Бәләкәч.
Бәләкәч. Ничек инде? Шундый тәмле колбаса ясаучы кешеләр?..
Алехо. Юк, юк, юк! Мин андый фикерне бер генә дә кабул итмим. Бу Бәбине, һичшиксез, алып китәчәкләр. Аны биредә онытып кына калдырганнар!
Наира. Бу Бәби безгә бәхетсезлекләр китерәчәк…
Алехо. Сез нәрсә инде? Карагыз аның йөзенә. Бу нарасый ничек кемгә булса да бәхетсезлек китерә алсын ди?! Күрәсезме, әнә! Уть! Уть!
Бәләкәч (Бәбигә якынрак килеп карый). Елмая!
Наира. Әйе, елмая!
Ялкын. Бәбине каян алдыгыз, шунда урнаштырыгыз. Көтәргә кирәк. Бәлки, берәрсе килеп алыр. Кагылмагыз аңа. Кешеләр үз әйберләренә тигәнне яратмыйлар.
Алехо. Ничек инде?..
Ялкын. Мин әйттем!
Наира. Дөрестән дә, аны урынына куярга һәм көтәргә кирәк. Бәлки, анасы килеп алыр, вакытлыча гына калдыргандыр. Көтәргә генә кирәк!
Алехо. Көтәргә? Ярый! Тәк! Мин аны каян алган идем әле? Баш эшләми…
Бәләкәч (үзенең түшәгенә күрсәтеп). Менә монда яткыр, монда йомшак!
Алехо. Ярый! (Бәбине яткыра.) Көтик! Әйе! Әйдәгез, көтәбез!
Ялкын. Көтәргә! (Җыр сузып җибәрә.)
Сабырлыкның төбе – сары алтын,
Безгә кала бары көтәргә,
Вакытның кырыс законнарына
Туры килә башны ияргә.
Яраларны үзе төзәтер ул –
Зәхмәтче дә, үзе дәвачы…
Барлыкка китерер дә югалтыр –
Анда рольнең көн дә яңасы.
Җырның сузар һәркөн яңасын ул
Үз көенә, үзе белгәнчә.
Сабырлыкның төбе – сары алтын,
Безгә кала бары көтәргә…
Кайсы кая урнашып, шактый вакыт көтәләр. Һәркемнең Бәби янына килеп, аны иркәлисе килсә дә, тыелып торалар. Бәби елый башлый. Барысының да эчен «мәче тырный», ләкин аның янына килергә кыймыйлар. Алехо бөтенләй каушап бетә.
Алехо. Йә? Йә? Йә?! Нәрсә терәлеп каттыгыз? Елый бит. Юатырга кирәк! Юатырга! Аңлыйсызмы сез? Эх сез! Кешеләрне явыз дигән буласыз, үзегез соң. Бәбинең нинди гаебе бар? Сөйләнгән булалар тагын! (Бала янына килә.) Каяле?! Каяле?! Уть! Уть! Әннә-геннә бәбкәсе! Кая киткән әнкәсе?
Алехо төрле ысуллар белән юатырга тырыша. Аңа әкренләп – Бәләкәч, аннан Наира кушыла.
Бәләкәч. Борыны нинди кечкенә!
Наира. Бигрәк матур инде, күз тия күрмәсен! Тфү! Тфү! Тфү! Тынычлан! Елама!
Алехо. Бетте! Бетте!
Һаман баланың шыңшыган тавышы ишетелеп тора. Ялкын читтәрәк якын килергә кыймыйча тора. Аннан кызыгып тәвәккәлли. Ул каядыр тавыш чыгара торган балалар уенчыгы күргәнен хәтерли, шуны эзләп