җиреннән кайтып кергән кызчыкның кулына тозлы кыяр тоттыралар да кабат чыгарып җибәрәләр. Туңып, ачыгып беткән Алинәне күрше карчыклары, жәлләп, үзләренә алып керә, тамагын туйдырып чыгара. Кайчанга хәтле шулай дәвам иткән булыр иде, фатирларында бервакыт янгын чыга язды. Күршеләр йөгерешеп йөргәнне хәтерли Алинә, янгын сүндерә торган машина килгәне дә истә. Аннары кызчыкны кемнәрдер каядыр алып китте. Ул «кайдадыр» бик рәхәт җир булып чыкты, тәмле ашаттылар, матур киендерделәр, уйнарга иптәшләре дә күп иде. Тик усал малайлар да бар иде шул, алар йә аның уенчыгын тартып ала, йә төртеп ега иде. Тора-бара Алинә үзе дә усалланды, ул малайларның үзләреннән дә остарак сугыша башлады… Бераздан тормышында тагын үзгәреш булды – укырга керәсе елны Алинәне яңа әти-әнисе үзләренә алып китте…
…Туйганчы ял ит, диделәрме? Кызый иренеп кенә торып басты, аякларына йомшак чүәкләрен эләктереп, юыну бүлмәсенә юнәлде. Чәйнек күптән суынган иде инде, аны куеп җибәреп, әнисе әзерләп калдырган бутербродларны өстәлгә чыгарып куйды. Туйганчы… Тукта, Фәния нишли икән бүген? Ә Рома? Хәйдәрне өеннән алып чыгып китеп булмас инде, әнисе җибәрмәс… Ничек инде җибәрмәс? Аның да ял итәргә хакы юкмыни?
– Ал-ло, Фаечка? Тордыңмы? Планнарың ничек? Бераз җилләнеп кайтмыйкмы дигән идем… Туйганчы… Ромага да әйтәм дисеңме? Хәйдәргә дә үзең шылтырат әле, яме, аның әнисе мине өнәп бетерми…
Телефон трубкасын куйгач, Алинә бераз ләззәтле уйларга бирелеп алды. Үлә инде Хәйдәр аның өчен, күктән йолдызлар гына чүпләми. Математика, физика ише фәннәрне шул Хәйдәр аркасында гына ерып чыкты Алинә, ул булмаса, ай-һай, нишләр иде икән? Кыз аны күптән үзенеке иткән, ярату шундый буладыр инде ул. Читтән караганда, яратмаслык егет түгел ул Хәйдәр. Чем-кара чәчләр, чем-кара күзләр, гәүдәсе атлетларныкы сыман. Тик менә әллә ниндирәк – артык дөрес дияргәме? Шаяртуларны аңламый, дәрестә берәр нәрсәне төшенеп җиткермәсә, ничек туймый диген, төпченә-төпченә укытучыны тинтерәтеп бетерә.
Фәния бөтенесен җайлаган, паркка дүртәүләп киттеләр. Яшь балалар кебек таганда да атындылар, көлке бүлмәсенә дә кереп чыктылар. Бераздан Рома бер кочак сыра шешәсе күтәреп килде.
– Ял булгач, ял булсын! – диде.
Алинә каш астыннан гына Хәйдәрне күзәтте: нишләр икән? Әүвәлгечә «ник алай итәсез, ял андый булмый ул» дип бәйләнмәде үзе, әмма шешәләргә дә кагылмады. Алинә, аның бер алдына, бер артына төшеп:
– Ярар инде, Хәйдәрчик, үсеп җиттек бит инде без, – дип боргалангач, шешә авызына иренен тидергән булды үзе, шуның белән бетте. Һаман шулай «дөрес» итеп яшәр микәнни бу егет?
Ул әнисе белән генә тора, әтисез үскәнгә шундыйдыр инде ул. Алинәнең берничә тапкыр булганы бар аларның өендә. Әлеге дә баягы шул математика өйрәнергә дип килә торган иде. Сынап-сынап карый иде инде әнисе, караңгы чырай күрсәтмәсә дә, кызый аның үзен өнәп бетермәгәнен аермачык сизенә иде. Өнәмәгәе тагын! Алинәнең андый карашларга тамчы да исе китми.
Рома «күчтәнәче»ннән кызның башы томалана төшкән иде, кайтырга дип трамвайга