текәлеп каткан? Булса, акчаңны сал да торма монда ачу китереп…
Уйлап кына калмыйча, сүзләрен кычкырып әйтмәкче иде, теге кеше аңа тагын да якынрак килде.
– Син дә кебек, син түгел дә… Ялгышсам ачуланма берүк…
Зариф аңа күзләрен кысыбрак карады. Бә-әрәч! Әхияр бит бу!
– Каян килеп чыктың әле син?!
– Чыктым менә! Баядан бирле тыңлап торам… Безнекеләр күреп кайткан булган сине. Әйткәч ышанасым килмәде. «Булмас, аңа охшаган гынадыр», – дим.
Зариф тураеп басты. Һе, ышанмаган, имеш! Аның кебек тагын кем шулай уйный алсын инде!
«Яшьти» тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы яныннан читкә алып китәргә маташты.
– Туктале син! – Әхияр аңа ачуланып дәште. – Торма әле күз көеге булып! – Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны чылтыратып тегенең кесәсенә бушатты.
«Яшьти» күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде. Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак.
– Болай итәбез… Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да…
«Тегесе-монысы» арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да «яшьти»дә китте.
– Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары үзеңә карарсың.
Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйни-чәйни карап торды.
– Менә кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда.
Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды. Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
– Үзең ничек?
– Ник, күрдең бит инде ничек икәнне… Хатын вафат, бишенче елга китте. Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?!
Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән булсамы! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый көнгә төшмәгән булыр иде ул…
Әхияр аны ишетмәмешкә салышты.
– Авылда мәчет салдырдык, – дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. – Үземне мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем.
Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әллә ни! Син дә булдыңмы мулла!
– Мин сине махсус эзләп килдем. – Әхияр аның мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. – Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм була бит, мин әйтәм.
Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде.
– Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем – монда мәчет ике йорт аша гына икән. Барып килик.
Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның салпы ягына салам кыстырырга тотынды:
– Теләсәң, булдыра торган кеше син. – Монысында Зариф тураеп ук утырды. – Мин булып мин эшли алганны.