шылтыраттым, өйдә туры китерә алганым юк. Менә кая качып ята икән ул!
Икенче ягына Хәйдәр дә килеп басты – ул инде элекке кебек үк түгел, соңгы араларда хәйран кыюлана төште.
– Син ачулана күрмә тагын, үземә дә яңа әйттеләр. Аннары, синең монда икәнеңне мин болай да беләм бит. Әйдә, бетер эшеңне, кушыл безгә!
Һе, ансат кына! Эштә бит ул, сезнең кебек тик торганда күңел ачып йөрергә!
Ачуланган булып кыланды гына Алинә, үпкә-сапкалар ят нәрсә аның өчен. Болар алдында тагын да килештереп атлый төште. Үкчәле туфлиләре белән шакы-шокы басып, башын патша хатыннарыдай горур тотып, әле бер, әле икенче кунак янына бара, шул арада үзенекеләр янына да килеп утыра, шаярып-көлеп, төрле кызык хәлләр сөйләргә дә өлгерә. Читенсенми-нитми бер чәркәне күтәреп куйгач, тагын да җиңеләеп китте.
– Сез, кызлар, мин югында Хәйдәрчигыма кагыла күрмәгез түлке, – дип, аның алдына ук менеп утырды.
Тегесе кызны ипләп кенә янындагы урындыкка шудырып төшерде дә, колагына:
– Йә-йә, артык тугарылма, эштән куа күрмәсеннәр, – дип пышылдады. – Эшең ничәдә бетә? Мин сине көтеп торам, бергә кайтырбыз, – диде.
Кайтыр да! Җитәр инде качышлы уйнарга, Хәйдәрнең әнисеннән куркып, гомерләре узып бара.
– Түлке сезгә кайтабыз, әниеңә мине кәләшең итеп күрсәтмәсәң, араны өзәм! – дип янады Алинә, уенын-чынын бергә кушып.
Хәйдәр бер мизгелгә генә тынып калды. Аптыраган инде! Бер дә яратмый шул әнисе аның Алинә белән очрашып йөрүен. «Җиңел холыклы, моның белән башыңны бәйләсәң, белмим, кая барып чыгарсың», – дип офтана. Егет дәшми генә тыңлый, аның белән килешкән кыяфәт чыгара, ә үзенең кызны күрүгә тагын йөрәге яна башлый. Менә шулай ике ут арасында яши инде.
– Ярар, ярар, котың очмасын, – дип көлде Алинә, аның куырылып килгәнен күреп. – Әйдә, күтәреп куй әле син дә, җитәр тәти егет булып йөрергә. Компания белән килгәнсең икән, аны әзрәк уважать итәргә кирәк!
Кабып кына куйган кебек булган иде, шунда ук башы әйләнеп киткәндәй булды егетнең. Эчеп өйрәнгән нәрсәсе түгел бит ул аның! Ишектән чыкканда да, трамвайга утырганда да томан эчендә йөзә иде әле ул. Өйгә җитәкләшеп килеп керделәр. Хәйдәрнең әнисе егылып китә язды.
– Нәрсә бу? Гомердә булмаганны! Син, сеңлем, кайтыр юлыңны онытмагансыңдыр бит? – дип, икесенә дә шелтә сүзләрен яудырды.
– Әни, гел ачуланып торма инде, яхшы түгел! – диде Хәйдәр, кызарынып. – Бер чынаяк чәй эчәргә дә ярамыймыни?
– Ярый. Аннары озатып куярсың, кара аны!
– Сез мине гомердә яратмадыгыз инде! Мине күрешкә, аллергиягез кузгала бугай, – диде Алинә, аңа усал караш ташлап. – Королева табып бирерсез инде малаегызга!
Аннары үкчәсендә генә зырылдап әйләнде дә ишек тоткасына ябышты:
– Озатырга кирәкми! Юлны беләм мин! Улыгыз да белә! Бездә еш була ул, беләсегез килсә! Минекеләрнең чырайлары ачык, сезнең кебек укымышлы булмасалар да!
Кирәкми дисә дә, аның артыннан ук Хәйдәр дә чыгып йөгерде. Әнисенең гаҗизләнеп стенага сөялеп калганын да күрмәде.