Ляля Сабирова

Бер уч борчак / Горсть гороха


Скачать книгу

Зариф кызарынды, «безнең мөстәкыйль эш» дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады…

      …Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә. Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый – кайчак әйтми-нитми йомыш тапкан булып укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә чәчрәп чыкты.

      – Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! – ди.

      Юк, ярамый. Аннары дәрестә «скидка» ясыйсы булачак бит аңа.

      Ашау-эчү ягы да канәгатьләнерлек түгел. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул.

      Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады:

      – Өйләндерергә кирәк сине, малай! – диде. – Иртәгә үк любой кызны табып бирәм мин сиңа!

      Юк, «любой» кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле. Ул «ияләндерүләр»нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше бар – ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул.

      …Җәмилә июнь ахырларында – җәйге сессияне тәмамлагач кайтып төште. Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште – әллә Зарифына булган мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара, йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр, диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми.

      – Ярамый алай, аппагым! – диде беркөнне Зариф. – Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән аерым булып булмый, – дип, үзенчә акыллы сүзләр сөйли башлады. – Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел!

      Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде!

      – Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! – дип ялынды Җәмилә, гадәтенчә.

      – Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? – дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты Зариф. – Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул!

      Әй, күпме сөйләсәң дә бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана: мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру, аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: «Бүтән андый хәл булмас», – дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы…

      Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә.

      – Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! – диде. – Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары!

      – Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә әле аларга!

      Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә.

      …Шәһәрдән кайтканның икенче көнендә үк Җә-милә эшкә чыкты. Зарифны да, мәктәпне дә сагынган иде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар белән чәй өстәле артына утырып, каникул хәлләрен сөйләшергә