Ляля Сабирова

Бер уч борчак / Горсть гороха


Скачать книгу

– авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп җырлаганда комач кебек кызарынды үзе, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте.

      Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә: «Сине бик сораша, гашыйк булып куймагае», – ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми. «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның…» дип юкка җырламыйлардыр инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар. Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә – сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса, сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшә башлыйлар.

      Бүген «Фәнни коммунизм»ны бирәсе. Имтихан алучы – деканатның профком рәисе Хәниф Хатыйпович. «Җырлап» тапшырачак ул аны. Кеше янында рәис аңа «Зариф Закирович» дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның…

      …Август ахыры. Зарифның авылда ял итеп, тулай торакка урнашып йөргән мәле иде. Вакыт уза – быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе, җай чыккан саен: «Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә», – дип тукып тора. И әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул. Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады. Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты. «Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!» – дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар бик яратты үзен, өлкән класс кызлары бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга, тып-тын булалар. Сүзгә осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин – мин микән, мин кем икән дигәндәй… Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар…

      Тулай торак ишегеннән уйланып кына кереп бара иде, үзеннән зур чемодан сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде… Бәрәч, бу теге чакны кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде:

      – Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент булдыңмыни?

      – Ә-ә! Зариф… абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме?

      Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде:

      – Кемгә – абый, кемгә – җаный… Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны буташтырмыйм тагын.

      Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әллә ни чибәрләрдән булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы сүз саен кызара торган сабый түгел инде…

      «Монда килгән кеше китми…»

      …Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады, ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт! Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән.

      – Абау,