Ляля Сабирова

Бер уч борчак / Горсть гороха


Скачать книгу

концертта «Дим-дим»не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда, авыл клубы урыныннан купкандай булды.

      Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әллә ни исе китмәде.

      – Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! – ди торган иде.

      Андый чакта әтисе аңа каршы төшә:

      – Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны… аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы да җиткән.

      Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды.

      – Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, – диде. – Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде!

      Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде:

      – Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп тә шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше!

      Шәйдулла кулын гына селтәде:

      – Рәкыйп тә булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш… Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын…

      Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты:

      – Туктале, хатын, чәбәләнмә… Тиярен бирәм, ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме?

      Күңеле бик булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, «тиярен» дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды…

      Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде?

      – Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, – дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде.

      Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар.

      – Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә… – дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. – Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, – дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты.

      Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары… Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип… Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсып-ярсып елый иде.

      – Тагын бер генә дәшсәләрме… – дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды.

      Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады.

      Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүз-ләре.

      Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда «Авыл»