Ляля Сабирова

Бер уч борчак / Горсть гороха


Скачать книгу

сүрәнләнеп китте.

      – Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер!

      – Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә ул, җилли…

      Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды.

      Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми түгел. Ул «вагон бушатып» арып кайткан чакларында, Җәмилә, жәлләп, аңа гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты, күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә, моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы?

      …Практика үткән мәктәп директорының «туры үзебезгә кил» дигән сүзләрен бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел. Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен аз булачак. Аннары шәһәрнең үз законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк. Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул «Закир малае» түгел, ә «Зариф Закирович» булып кайтып төшәчәк!

      Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды.

      – Болай итәбез, – диде, берникадәр пауза ясап. – Мәктәпләргә «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары» дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән. Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш…

      Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. «Мәктәп фатиры» дигәннәре дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты. «Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал. Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар. Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп, башлы-күзле булып яши», – диде директор, аның белән беренче танышканда.

      Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә? Аерылышканда елап калды…

      – Соң, әйдә, бергә китәбез, – диде аңа Зариф. – Укуыңны читтән торып та бетереп була аны. Аннары… отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат әйләнеп тә кайтырбыз. – Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте, алдагысы өчен бер планы да юк иде аның.

      – Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит…

      Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була югыйсә. Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр икән туганнары. Кызларын кем дип белә торганнардыр? Күңеле Җәмиләгә ятканга Зарифка рәхмәт кенә әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән килеп басачак…

      Көнләшерлек шул!

      – Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы?

      – Абый, ә сез безне баян уйнарга