сиңа сизелмичә,
Туган кебек сиңа, якыннар.
Ризыклар кала табыннарда,
Татылмаган белән татылган.
Баралмаган кала урыннарың,
Таныш булмый калган юлларың.
Үтә алсак, ярый акыл белән,
Сиңа тиеш, язган булганын.
Орлыкларың кала, шыталмыйча,
Бик соңарып бәлки чәчкәнгә.
Атлаган да, ишетмәгән кебек,
– «Ашыгыгыз», диеп дәшкәндә.
Бакчаларың кала утыртылган…
Ел да алар, җимеш бирерләр.
Белмим кемнәр җимеш барын белеп,
Татып карар өчен килерләр.
Сүзләр кала, бары үкенечсез,
Әйтә алып, яза алганы.
Кала барлык булган хыялларың,
Дөньлыкта сиңа язганы.
Узышу
Матур чаклар бар иде,
Хыял белән туенган.
«Айга очарбыз"дигәне,
Бигерәк искә уелган.
(Ракеталарга утырып,
Кызып китәрбез әле.
Америкә ише илне,
Узып китәрбез әле.)
Куышабыз, узышабыз,
Очабыз һаман очабыз,
Айга баручылар да юк,
Галәмнәрне кочабыз.
Очарга теләүче юкмы,
Артистларга кушалар.
Күктән сәлам җибәрергә,
Космосларга очалар.
Очалармы… әллә юкмы,
Кемнәр кемгә булышып.
Җирдә нинди уңышлар соң,
Күккә багып узышып.
Убырлы карчык
Убырлы карчык кем булган,
Рәсәй чукынганчы.
Кыш бабайның әбиседер,
Тәрегә тотынганчы.
Аңа багып яшәгәннәр,
Нәселләрен тапшырып.
Потларның изгесе булган,
Табынганнар ашкынып.
Вакытлар килеп төзәткән,
Рәсәйнең кыйбласын.
Берәү дә уйламаганда
Чиркәүле туй буласын.
Әкияткә алар күчкән,
Убырлы кала… шакшы.
Имансыз калганнар өчен,
Кыш бабай һаман яхшы.
Шуңа алар бергә түгел,
Төрлече чукынгангар.
Бу әкият геройлары,
Миф чөнки – олы ялган.
Түш кесәдә
Менә тагын шундый уйлар килде,
Үткәннәрне тагын уйладым.
Китап булып истәлеккә диеп,
Киштәләргә тезеп куймадым
Истә калганнары онытылмый,
Кайберләре истән чыгалар.
Берәм берәм барлап караганда,
Хәтерләрдә инде юк алар.
Шулай язылгандыр кеше өчен,
Якты эзләр озак саклана.
Бик күпләре шулай акырынлап,
Хәтерләрдән сызып ташлана.
Кызганычта, уйга килмәгәннәр,
Гамәлләрең кыек кылынган..
Укып чыга алмаслык китап кеби,
Гомер юлы, шулай сузылган.
Онытылыр язмыш, күпләр өчен,
Якыннарың җирдә калмаса.
Бер кеше дә, сине искә алып,
Догаларын кыла алмаса.
Шул буладыр җирдә калган эзләр,
Саваплары була алырлык.
Караңгыда