Рузил Фазлыев

Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр


Скачать книгу

бер олы арбада.

      Караудан ни файда борылып,

      Курыкып артка да, алга да.

      Сикәлтә юллары, сазлары,

      Иләкләр шикелле арбалар.

      Өметләр сүнеп үк бетмиләр,

      Егылып төшмәсәң арбадан.

      Арбасы тузган шул күберәк,

      Кыймылдый алмыйсың утырып.

      Кучеры, арбасы, беткәндәй,

      Искереп, картаеп, бозылып.

      Кызганыч, бер арба иленә,

      Ашыга… ә кемдер иренә.

      Кайталмый ул кире борылып,

      Бик тыныч… яшәгән җиренә.

      Юлны табып

      Үз юлымда калдым һәр вакытта,

      Алыштырып аны тормадым.

      Файдалырак, йә файдасыз дип,

      Кыйбламны тапкач бозмадым.

      Язмыш биргән акыл җитә алып,

      Күпме ялгышлардан саклады.

      Күтәрмәслек, егылырлык булган,

      Авыр йөкләр миңа такмады.

      Юмартлыгы булып язмышның,

      Иң кирәге – барсы җитәрлек.

      Мохтаҗлыктан ерак була алып,

      Булганына шөкер итәрлек.

      Теләк белән (бары) тәң килмәсә.

      Артыгырак димәк теләкләр.

      Бу тормышта бары, тик булганы,

      Була ала җирдә терәклар.

      Булмый калса авыр дигәннәре:

      – Түземлеккә килгән сынаулар.

      Күпме язмыш татып көчсезлекне,

      Чыныкмыйча калып елаулар.

      Чыныгулар аша алга бару

      Борчылу һәм шатлык катнаша.

      Язмышыңны син аңлыйсың булыр,

      Ул сине гел, әгәр якласа.

      Юлсызлык

      Дөрес күрә алсак чынбарлыкны,

      Халәтләрен аңлап дөньяның.

      Акыл өчен артык җиңел түгел,

      Яшәр өчен, кирәк дөнья бу.

      Тагын шул ук алда ялгышулар,

      Исемнәре, бер үк хаталар.

      Шайтан күләгәсе алдавычтай,

      Юллар буе сузылып яталар.

      Җиңел юллар һаман чакыралар,

      Матур төсләр белән җемелдәп.

      Нәфес, иреннәрен ялый-ялый,

      Бәхет урынына, җен эзләп.

      Юклык белән барлык алышынды,

      Мөмкинлекләр, кирәк дигәннәр.

      Шөкер итүчеләр күбәйдеме,

      Җиңел вакыт җиргә килгәннән.

      Иманлырак була башладыкмы,

      Манарадан азан ишетеп.

      Бәракәтле итеп җомгаларны,

      Намазларга йөреп, җитешеп.

      Хәләл сүзен аңлап сөйләшәбез,

      Ә харамда куллар, аяклар.

      Күңел күзе әллә йомылганга,

      Күренмиләр кебек маяклар.

      Кирәк санамыйча канунарны,

      «Иртәгәгә» яки калдырып.

      Гомер кабатлавын өмет итеп,

      Язмыш күперләрен яндырып.

      Юмартлык

      Юмартмы син… уйлап кара әле,

      Юук акчага түгел, күңелең.

      Ничә тапкыр сәлам бирә алдың

      Кичәләрен, алда бүгенең.

      Кабул иттең сиңа эндәшкәнне,

      Сүзләр табып, йә дә бер сүзсез.

      Калмадыңмы сәер халәтеңдә,

      Җансыз кебек, булып гел күзсез.

      Юмартмы син җылы сүзләреңә,

      Аларда мы, барсы кесәдә.

      Дорфалыкмы әллә