күреп кызыксаң да,
Матурлыкны күрмәсәң.
Кыргыйлык түзәрлек кебек,
Безнең белән чагышып.
Юк итү юллары нигә-
Җиңә алмагач ярышып.
Чәйнек
Гадәти хәл хәзер бу тормышта,
Газга куеп чәйләр кайнату.
Нигәдер ул соңгы вакытларда,
Озак утыра, шулай кайнап ул.
Куясың да, онытылып китә,
Кайнатырга чәйләр куйганың.
Чәйнек сыбызгысы ишетелми,
Башка җирдә йөреп уйларың.
Озак кайный, чәй дә кайвакытта,
Көтә, көтә чәйнек карала.
Сәбәпләре күптән ачыкланган,
Аңлатулар шуңа бар аңа.
Чәйләр кайный иртә, кичен шулай
Чәй тәмнәре һаман югалмый.
Онытылып чәйнек каралса да,
Чәйсез дөнья ямьле була алмый.
Чәчәк сөеп
Арадашчы гына ак чәчәкләр,
Тилмергәндә сөю хисенә.
Сөеп чәчәкләрне яшәгәнгә,
Күпме күңел җирдә «исерә».
Сусаганда сөю хисләренә,
Коткаралар әйе, чәчәкләр…
Иртәгәсен инде таралмый шул,
Тәмле исләр шиңгән чәчәкттән.
Кабатланып шулай, чәчәк сөю,
Чын сөюләр һаман читләште.
Чәчәкләргә төренеп, көтелгәне,
«Сөю булып килеп җитмәсме».
Чәчәкләре алар конфет булып,
Яшь йөрәктә туган өметләр.
Мизгель булып узып китәләр шул,
Сиңа булмаганга өлешләр.
Чәчәк алып юанулар кала,
Аңлашыла «билет» икәне.
Шабашникка зшкә килү кебек,
Бер уч чәчәк биреп киткәне.
Гаеплеме чәчәк сөючеләр,
Өметләре булгач чәчәктә.
Сөю хисе татылмыйча калып,
Ошагандай (…ап-ак) чәчәккә.
Чыгып басып
Чыгып басып язмыш карышына
Багып алда булган юлларга.
Күренми ул никтер, ерак кебек,
Язмыш шуңа серле булганда.
Фарыз итү ярдәм итә алмый,
Күрәзәче каян белсен ул.
Караңгылык әле таралганчы,
Таң атканны ничек күрсен ул.
Уйлар белән булып сәяхәттә,
Хыялларга куеп канатлар.
Хәтер хисләреңне, уятканда,
Үткәннәрен бәлки кабатлар.
Алдагысын Аллаһ кына белә
Безгә белү кирәк түгелдер.
Иртәгәләр, имин булсын диеп,
Шөкерләрен әйтсәк бүгеннең.
Алга карап, юллар күренерме,
Син барасы булыр кайсысы.
Борылышлар белән бүлгеләнгән,
Шатлыклары белән… кайгысы.
Ышанычта булып яшәгәндә,
Матурырак була өметләр.
Алда бәлки хисләр чынга ашыр,
Күңел төпләрендә йөреткән.
Шигырь сүзе
Шигырь сүзе ширбәтлеме.
Шуңа күрә кыйммәтлеме.
Бәллүр савыт хисләр өчен,
Сусаганда эчәр өчен.
Кайвакытта такмак кебек,
Язылганнар «ап ак» кебек.
Калыпларга салганнары,
Анда сыймый