Рузил Фазлыев

Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр


Скачать книгу

аша… якыннарың белән,

      Дуслар белән була «күрешеп.»

      Учак яна, ялгыз булып кына,

      Тавышсызда… гади шәм кебек.

      Караңы да, аның яктысы да,

      Көтелмәгән олы ямь кебек.

      Хыял көне

      Күрәсеңме без кайларда хәзер,

      Галәмнәрнең без бит эчендә.

      Мондый галәмәтне күрә алу,

      Раббымыз бары көчендә.

      Мөмкин түгел иде уйланулар,

      Ерактагы… булмас шикелле.

      Күрә алган, ышанмаслык кебек,

      Кайларга бит барып җителде.

      Хыял көче, догалардай булып,

      Нинди араларга күчерде.

      Акыл белән аңламаслык итеп,

      Җиһан түрләренә күчелде.

      Алда әле күпме үтәселәр,

      Ишетәсе белән күрәселәр.

      Җирдә яшәү язмыш башы гына,

      Күпме әле бардыр беләселәр.

      Сыенырга, олы җиһан алда,

      Юкка чыккан дөнья газабы.

      Язмыш бит ул… кадерен белгәндә,

      Булмас кебек аның  азагы.

      Хыял түгел

      Хыял түгел, сәер теләк кенә,

      Үткәннәрне килә күрәсе.

      Әйтелмәгәннәрне әйтә алып,

      Үбелмәгән ярны үбәсе.

      Төзәткәндәй, булган хаталарны,

      Бер гөнаhсыз сабый баладай.

      Бер адымга артка чиккән кебек,

      Балачакка якын арадай.

      Тәүгеләрне кабат күрә алып,

      Барысын да, дөрес матурлап.

      Үкенечтә булып калынганны,

      Еракларны аңлап якынлап.

      Чокырларын урап үтә – үтә

      Бормалы юлларны төзәтеп.

      Ашыкмыйча бик акыллы кебек,

      Тирә якны барып күзәтеп.

      Сискәнмчә, кинәт көтмәгәннән,

      Язмышларны алдан белгәндәй.

      Таныш юлдан язмыш хуҗасыдай,

      Горур атлап җирдә йөргәндәй.

      Аңламаслык кайчак уйлар килә,

      Гөнаh түгел, теләк теләргә…

      Чынбарлыкның үзе кануны шул,

      Туры килә бары, түзәргә.

      Ялгыш, хата өчен түләргә.

      Чагыштыру хисабы

      Белү өчен кирә. (кем икәнен),

      Зурлыгын, йә аның кыйммәтен.

      Аңлар өчен үзе язмышының,

      Кирәклегенең хикмәтен.

      Шундый әйбер, шундыерак кеше

      Хакын, дәрәҗәсен тиңләргә.

      Кайсы ягы тарта алыр, диеп,

      Салып карар өчен бизмәнгә.

      Шуннан башлана да чагыштыру,

      Җүләр таба, эзли җүләрне.

      Акыллырак булып күренергә,

      Ул үзеннән шактый түбәнне.

      Акыллыны, кем акыллы итә,

      Акыллырак аннан булган мы.

      Кызыгырлык итеп, киң аякка,

      Бик тырышып дөнья куган мы.

      Зәвек төрле барысын аңлау өчен,

      Чагыштырулар да шартлы шул.

      Чагыштыру бары чама белү,

      Акыллылар гына, башлы шул.

      Миллион өчен кемдер җанын бирә

      Кемгәдер ул бары тиеннәр.

      Арифметика да көчсез монда,

      Күпмеләрдән кемнәр сөенгән.

      Язмыш хакы, кеше гомерләре,

      Кылганнары, аның күргәннәре.

      Дога