шулайлыгын белмәдем.
Тоя алу, язмыш бусагасын
Атлап чыгу, кайту әйләнеп.
Ялгыз түгел, күп кешеләр белән,
Күрмәс җепләр белән бәйләнеп.
Кеше белән кеше аралары,
Яшәүләрнең ул бит асылы.
Күп тә түгел, аз да түгел кебек,
«Нормаль» кебек канның басымы.
Уйларны бит булмый истә тотып,
Киләләр дә алар, китәләр.
Язып куелганы, булган чакта,
Укыганда, уйчан итәләр.
Төрле чакта төрле уйлар була,
Кәефләргә бәлки бәйледер.
Уйлар – хисләр булып агылуы,
Тормыш юлы, озын җәйледер.
Якын кебек
Ерак уйлар якын кебек була,
Кереп калса күңел түренә.
Ерагаеп күптән беткәннәре,
Якын булып һаман күренә.
Кул сузарлык ара гына кебек,
Үрелерлек, тотып карарлык.
Бер кашыктан тулып агып торган
Татлы балдай, алып кабарлык.
Кичә кебек… ләкин еллар үткән,
Уңып барган кебек төсләре.
Чынбарлыкка якын шикеллерәк,
Искә төшереп кергән төшләре.
Онытылу – вак төякләр өчен,
Олылары, күңел түрендә.
Яки яшерелгән тарих өчен,
Бик тирәндә, хәтер төбендә.
Якын кебек ерак аралар да,
Ашкына шул, күңел читләргә.
Хыял булып барсы калсалар да,
Уйлар белән менә, нишләргә…
Үкенүдәй
Акланулар кемнәр күңелендә,
Үпкә кебек, узган язмышка.
Булды инде, төрлеседә диеп,
Берән сәрән… кайчак ялгыш та.
Әйбәт ягын онытмаска дипме,
Кабат – кабат искә төшерә.
Үкенечкә калган хыяллары,
Йөдәтәме, кереп төшенә.
Әллә ниләр кырып булмый икән,
Вакыт узып, инде соңарсаң.
Җиңелерәк үкенүсез яшәү,
Үз – үзеңә, гадел булалсаң.
Язмыш гадел булмый кала алмый,
…Онытылыр, ялгыш булганнар.
Сирәк була, уку көндәлеге,
Бишле белән генә тулганнар.
Икеле дә, кайчак ярап куя,
Өчле, дүртле аны җиңгәндә.
Боза алмый бөтен кәефеңне,
Имтиханнар чоры килгәндә.
Тормыш көзе, үзе көзге сынау,
Билгеләрнең барсы тезелгән.
Үкенүләр, акланулар булып,
Ишетелә кеше теленнән.
Үз юлың
Диңгезчеме. хыял диңгезендә,
Хисләрендә озак йөзүче.
Күңелендә генә (көче житеп),
Бәхет сарайлары төзүче.
***
Кемгә карап кем буласың,
Үз язмышың булмаса…
Хыялларың өметләрең,
Хәтереңдә, тормаса.
Кешенекен кабатлаулар,
Ул кешене кем итә.
Күпме генә тырышсаң да,
Бер үлчәмгә, ким итә.
Кабатланмый бер язмыш та,
Язмыш асылы шунда.
Үз юлыңны табу мөһим,
Чыккансың икән юлга.
Игезәкләр аерыла
Туып