җир улы,
Сабый чаклардан ук,
Чирәмендә аунап үскәнмен.
Шуңа бугай яраттым мин җирнең,
Җимешләрен, суын, икмәген.
Матурда соң җирем, гүзәлем.
Мин җир улы,
Җирдә туып үстем,
Җирдә бөреләнде гөлләрем.
Малай чактан җиргә хезмәт иттем,
Жир эшкәрттем, чәчтем икмәген.
Хезмәт белән җирне бизәдем.
Мин җир улы,
Бөтен гомерем буе,
Килде җирне гүзәл итәсем.
Чын йөрәктән, һәр көн шатланамын,
Күреп җирнең матур иртәсен.
Күреп илнең тыныч иртәсен.
«Кояш чыга күкне алландырып…»
Кояш чыга күкне алландырып,
Парландырып, иген кырларын.
Ямьләндереп, Чирмешән буйларын,
Нурга күмеп җирен дөньяның.
Иртә, тынлык,
Бодай кыры – диңгез,
Күккә карый тулы башаклар.
Бытбылдыклар җырын тыңлый, тыңлый,
Шау кузакта утыра борчаклар.
Көнбагышлар сары тәкыя кигән,
Баш күтәреп көнгә карыйлар.
Кояш әле чыгып кына килә,
Ә тургайлар,
Ә тургайлар инде сайрыйлар.
«Кичке эңгер… Көтмәгәндә…»
Кичке эңгер… Көтмәгәндә,
Яңгыр тавышы килде колакка.
Исем китеп шул тавышны тыңлап,
Таныш тавыш, карыйм, шул якка.
Ниндидер бер сер сөйләгән төсле,
Җылы яңгыр ява, якында.
Әкрен генә,
Куна килә яңгыр,
Нинди олы мәгънә бар монда.
«Урак өсте, игенчеләр кырда…»
Урак өсте, игенчеләр кырда,
Машиналар шауы кырларда.
«Яхшы сыйфат, югары темп” өчен!
Өндәмәләр тора юлларда.
Урак есте,
Җитди сынау бара,
Кемгә бирә яхшы билгесе?
Сынау бирә ашлык агрегаты,
Сынау бирә, һәрбер игенче.
Бригадалар, звенолар булып,
Агрегатлар чыкты сафларга.
Тик бер теләк,
Тик бер олы максат:
«Бөтен үстергәнне сакларга!»
Кемнәр җиңеп чыгар?
Кемнәр өлгер, кемнәр тизрәк?!
Икмәк ил байлыгы!
Ул күп булса,
Илебездә булыр көчлерәк.
Урак өсте, игенчеләр кырда,
Мин кырларга гашыйк
(Карт игенче сүзе)
Малай чактан жирдә аунап үстем,
Тузанында парна кырының.
Безнең башка төште авырлыгы,
Юклыклары сугыш елының.
Без чәчкән җир… Сукалаган кырлар…
Исәбе юк әгәр санасаң.
Маңгай тирләремне күп агыздым,
Тик шулай да кырны яратам.
Назлап чәчәм.
Аннан үстерәмен,
Биреп кенә йөрәк жылысын.
Шатлыкларым арта,
Югалтмыйча,
Җыя алсам иген уңышын.
Мин кырларга гашыйк,
Моңланамын,
Чыкмый калсам әгәр кырларга.
(Теге дөньяда да чыгармын күк),
Кырга башак җырын тыңларга.
Кояш белән бергә торамын