Ахмет Махмутович Рафиков

Шигырьләр җыентыгы


Скачать книгу

печән ускән болыннарың,

      Күз алдымнан китми һич кенә;

      Агайларның чалгы кайраулары,

      Еллар аша миңа ишетелә…

      Әнкәй

      Моңсуланып куя кай чак,

      Аксыл чәчләрен тарап,

      Яшьлеген сагнып сөйли,

      Фото рәсемгә карап.

      Тәрәздән-тәрәзгә йөри,

      Безнең кайтканны карап,

      Көнгә ун кат яңарта,

      Самавар сүнгән санап.

      Киткәндә киңәш бирә ул:

      Яхшы гына йөр балам,

      Озатып кала ул безне,

      Чыгып урам капкадан.

      «Киндер күлмәк, киндер штан…»

      Киндер күлмәк, киндер штан,

      Киндер букча кулымда.

      Булды заман укып йөрдек,

      Без дә мәктәп юлында.

      Тула оек ак чабата,

      Киндерәсе мунчала.

      Бер телем ипи кисәге,

      Була иде букчада.

      Юк кайтарып булмый

      Кайда калган икән малай чаклар,

      Уйнап үскән урамнардамы?

      Балык тоткан Чирмешән буенда,

      Ат саклаган болыннардамы?

      Язгы ташуларда бозга утырып,

      Көньякларга агып киткәнме?

      Кышкы бураннарда юл табалмый,

      Кайта алмый адашып беткәнме?

      Тормыш киртәләрен үтәлмичә,

      Күпме хыял адашып калган.

      Күпме уйлар тормышка ашалмый,

      Язгы кардай эреп югалган.

      Кайда калды икән егет чаклар?

      Айлы кичләр, алсу иртәләр?

      Кайдан килеп чыга икән һәр чак,

      Тормыш юлларында киртәләр?

      Яшьлегемнең иң матур еллары,

      Гаяр чаклар, көчле, дәһшәтле,

      Күпме сагынсамда,

      Юк кайтарып булмый,

      Яу кырында калган яшьлекне!

      Кайту

      (Бер хәтирә)

      Өчәү юлга чыктык…

      Җәяүләтеп

      Сабанчыга кайтып барабыз.

      Биләр артта калды,

      Гаголь белән

      Якыная бара арабыз.

      Кара болыт чыкты,

      Көтмәгәндә.

      Җил-давыллап килә каршыга.

      Күк күкери, чарт-чорт яшен суга,

      Асты өскә килә-барысыда.

      Арыш кыры.

      Ышыкланыр урын:

      Көлтәләрдән куйган марҗалар.

      Марҗа ышыгына керәлмәдек,

      Яшен сукты,

      Башланды пожар.

      Койды гына яңгыр.

      Ишеп салды.

      Яуды иләкләп тә-чиләкләп.

      Күпер астына йөгердем,

      Хатын, улны җитәкләп…

      …Күпер астында торабыз,

      Яңгыр уткәнне көтеп.

      «Яшен безне күрмәс» – диеп,

      Иминлек өмет итеп.

      Яшен үтте.

      И шатландык!

      Авызлар, күзләр көлә.

      Шунда курыккан мәлемне,

      Онытасым юк мәңгегә.

      … Яңгыр шундый көчле яуган,

      Тоташтан су тирә як.

      Туфлиләрне кулга алып,

      Кайттык без яланаяк.

      Туган җир ул шундый

      Бар шундыйлар, хыянәт итәләр…

      Илен сата, малга алданып.

      Кайберәүләр «Ватанны