кага ак дулкын.
Жиңел генә кичәрмен дип килдем,
Ыгы-зыгы чакка юлыктым.
Кама ага…
Саескан тавында
Меңәрләгән кеше, машина.
Тау өстеннән түбәнгә агыла,
Менеп китәр төсле башыма.
Камада җил…
Яр буенда шау-шу…
Кеше белән кеше талаша.
Паром көткәннәрнең бик күбесе.
Чиратсыз керергә маташа.
«Таш астыннан чыккан» әрсезләр күп
Санашмыйлар тәртип белән дә.
Имеш: «алар имеет право?!»
Нәчәльник йөретүче булганда…
Камада җил…
Көзге салкыннарда,
Бәгерләрне кисеп җил исә…
Чират көтәм…
Паромга керергә.
Өстемдә кием дә жиңелчә.
«Кыш көнендә туганмын мин…»
Кыш көнендә туганмын мин,
Кичен кояш байганда.
Урамнарны акка кумәр,
Тәүге карлар яуганда.
Каз өмәләре кызган чак,
Кызлар ни җырлагандыр?
Кызлар жырына кушылып,
Күңелем моңлангандыр.
Кышкы озын төннәрдә,
Жилләр ни сөйләгәндер?
Әнкәем бишек янында,
Моңлы көй көйләгәндер.
Ап ак кардай пакъ хисләрен,
Чиккәндер куңелемә.
Әнием моңнары белән,
Яшимен гомеремә.
Кыш көнендә туганмын мин,
Ак буранга уралып.
Моңлы булган, хисле булган.
Яшим шуңа куанып.
Тормыш дәръясында
«И бу тормыш…»
И бу тормыш…
Һичбер аямыйча,
Безне хыяллардан аера.
Давылдагы акчарлактай итеп,
Безнең канатларны каера.
«Идел ярда торам…»
Идел ярда торам,
Аста Идел шаулый,
Күңелләргә авыр шом салып.
Аккан сулар кебек безнең гомерләр дә
Ага бирә, тормый тукталып.
Елга шаулый, дулкын ярга кага,
Елганың бу йөрәк кагышы.
Дулкыннар җырында нидер көйли,
Көе шомлы, никтер сагышлы.
Язгы ташкыннарга ярдан чыгып,
Ярсып аккан сулар шикелле.
Сулар гына түгел вакыт ага,
Судай ага гомер, сизелми.
«Урал түбәсендә басып торам…»
Урал түбәсендә басып торам,
Тирә-якта кошлар гимны.
Кабатланмас матурлыгың белән,
Әсир иттең Урал син мине.
Көн дә карыйм синең тауларыңа
Таңнарыңны торып каршы алам.
Урал, Урал башкорт җире сиңа,
Торган саен күбрәк таң калам.
Упкын читләрендә соры ташлар
Өскә төшәр төсле, карасаң.
Күңелләргә шом салып торса да,
Урал кыяларын яратам.
Увилди
Кояш әле чыгып кына килә,
Йөрим Увильди күл буенда.
Көзге кебек су өсләрен бозып,
Чуртан балыклары коена.
Текә яр өстеннән карап торам.
Увильдинең көмеш суына.
Нарат