киң болыннарың,
Яшел бишегем – Татарстан.
Мәркәзем минем – Казанбаш калам,
Читтә торсам да мин синдә калам.
Идел, Чулманның ямле күңелдә,
Икмәге, суы тәме ирнемдә.
Яшлегем минем син – Татарстан,
Аерыласым юк мин татарлыктан.
Синдә туганмын, синдә үскәнмен,
Илем син минем – Татарстан.
Син минем телем, син минем моңым,
Мин синең улың – Татарстан.
Чирмешән буйлары
Чирмешән буйлары болын,
Зифа буйлы таллары.
Су буенда шау-гөр килеп,
Үтә сабан туйлары.
Чишмәләргә, суларга бай
Чирмешән үзәннәре.
Чирмешән буенда үсә,
Кызларның гүзәлләре.
Чирмешәндә кер чайкыйлар,
Безнең авыл кызлары.
Кичләр булса су буенда,
Чыңлый тальян моңнары.
Чирмешән болыннарында,
Печән чабу күңелле.
Чишмәләре, болыннары,
Тартып тора күңелне..
Чирмешән болыннарында,
Балан да бар, җиләк тә.
Онытылмас җырлар булып,
Керде лә ул йөрәккә.
Мин татар улы
… Белегез, бу горур исем.
Нәсел очым Кандалыйдан килгән,
Туган җире Габделҗәббарның.
Атаманам татар милләтеннән,
Мин дә чәчрәп торган татармын!
Кай илләрдә генә йөресәм дә,
Татарлыгым миннән калмады.
Татар моңы, җыры иркәләде,
Авыр кичерешләрдән саклады.
Хурланмадым татар дигәннәрдән,
Татарлыгым тырышып сакладым.
Бик авырга килгән чаклар булды,
Барыбер милләтемне сатмадым.
Татар булуым белән горурланам,
Татар улы, татар булып калам.
Авылыма кайтсам
Авылыма кайтсам һәр ел шулай:
Чыгып китәм урам йөрергә.
Чишмә тавын, Чирмешән буйларын,
Каенлык буйларын күрергә.
Кайда карасам да, бар да таныш,
Колачларын җәеп каршы ала.
Күңелләрдә туган рәхәттән,
Төрле хатирәләр уяна.
Чишмә таудан каенлыкка карыйм,
Каеннарым мине сагынган.
Һәр каенны кочаклыйсым килеп,
Йөгереп төшәм Чишмә тавыннан.
… Бакчалар артында иген кыры,
Таныйлардыр мине арышлар?
Монда да мин бер ялгызым түгел.
Кече яшьтән миңа танышлар.
Шушы кырлар киңлегендә үстем,
Һәр тараф та таныш манзара.
Еллар үткән саен сагну арта,
Кайткан саен сагну яңара.
Бу минем туган ягым
Барып чыксаң Чирмешән буена —
Калатаулы-Иске Камкада,
Танырсың син минем туган якны,
Күңелләрең итәр тантана.
Хәтфә болыннары, тугайлары,
Тургайлары каршы алырлар.
Тал-тирәкләр чугын болгап сине,
Каршы алып, озатып калырлар.
Иртә