Фарсель Зыятдинов

Ата күңеле балада… (җыентык)


Скачать книгу

яратуы, үзенең дә шигырь, җырлар язу белән мавыгуының һаман үсә баруы, аның әдипләрне, талантлы шагыйрьләрне яратуы, хөрмәт итүе, шуларга ук ярдәм итәргә, булышырга теләвенә әверелә, һәм ул татарның күренекле, халыкчан, танылган затлары белән кызыксына, аларга ярдәм итәргә һәм исемнәрен мәңгеләштереп калырга омтыла. Моннан берничә ел элек ул талантлы җырчы Таһир Якуповның иҗатын өйрәнү белән янып яшәде, аның музеен ачуда күп көч куйды, вакытын һәм ярдәмен дә кызганмады. Ә менә хәзер аның хыялы – халык шагыйре Мөдәрриснең исемен мәңгеләштерү – ул укыган мәктәпкә аның исемен бирдерү һәм шул ук мәктәптә – Түбән Биш авылы мәктәбендә шагыйрьнең музеен ачу…

      Бүген юлга чыкканчы, без аның белән Мөдәрриснең Казандагы фатирында булдык (ул Социалистическая урамында), аның хәләл җефете Нәҗибә ханым Сафина белән сөйләштек. Шагыйрьнең архивы: кулъязмалары, китаплары, шигырьләре, истәлек бүләкләре белән таныштык һәм Мөдәррис Әгъләмовның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дигән уртак бер фикергә килдек. Киңәшле эш таркалмас, диләр…

      Безнең бүгенге сәяхәт нәкъ шул фикерләшүнең, киңәшүнең дәвамы да булып тора… Менә инде без Мөдәррис Әгъләмовның туган төбәге Зәй районы территориясенә аяк бастык. Ул Кама елгасының кушылдыгы Зәй елгасы буенча урнашкан. Районның хәзер 106 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның эченнән 94,8 мең гектары – сөрү җирләре. Биредә, бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш, шикәр чөгендере үстерәләр, димәк, шикәр эшкәртү заводы да биредә урнашкан дигән сүз. Болардан тыш, районның төп байлыгы ул – төзелеш материаллары һәм нефть.

      Материаль байлыклардан тыш, шагыйрь туган район рухи байлыкларга да бай. Райондагы 56 мәктәптә 10 мең бала укый, Мөдәррис аралашып яшәгән өч дистә китапханә, 50 гә якын клуб учреждениеләре, мәдәният йортлары эшли. Шулай ук биредә күренекле шагыйрьнең тәүге шигырьләрен дөньяга чыгарган «Зәй офыклары» дигән район газетасы (ул чакта бу газета «Кызыл Зәй» исеме астында чыга) татар һәм рус телләрендә чыгып килгән.

      Шагыйрьнең «Кызыл Зәй» газетасында басылган «Коймаклар» дип исемләнгән тәүге шигыре күпләрнең исендә. Әбисенә багышланган бу шигыре күтәренке рух белән язылган һәм нәкъ Мөдәррисчә төгәлләнә:

      …Бәйрәмнәрдә авыл гөрләп тора,

      Төрле яктан җыела кунаклар…

      Кунакчыллык кайнарлыгы белән

      Табаларда бии коймаклар.

      Тәүге шигырьләре арасында шагыйрьнең «Балам, бәгърем» диеп исемләнгән шигыре дә игътибарга лаек:

      Яман юлда йөр, дип, начар бул, дип

      Үстермәгән мине әнкәем;

      Байрак итеп йөртәм: «Халык юлы —

      Иң изге юл», – диеп әйткәнен.

      Бу шигырьнең эпиграфында шагыйрь алдан ук әнисеннән гафу үтенә кебек:

      Толымыңны яраттым да,

      Агарттым да, әнкәем…

      Мөдәрриснең әлеге шигырьләренә кадәр элегрәк тә язылган шигыре бар. «Истәлекләр» дип аталганын автор үзе матбугатта дөнья күргән беренче шигыре дип саный:

      Истәлекләр…

      Истәлекләр алар күптөрле,

      Истәлекләр