Филүс Хисаметдиновның шигырьләренә дә күп кенә көйләр язды. Бигрәк тә ул Филүс Фазыл улының «Язгы гөлем» дип исемләнгән өченче китабында тупланган шигырьләренә игътибар итә. Шушы җыентыкка кергән һәм аңа Эльмира Галимова көй язган «Мөмкин булса» шигыре дә шушы җыентыкта.
Мөмкин булса, кабат кайтыр идем
Яшьлегемә, тәүге языма.
Уй-хисләрем генә кабат кайта
Ургып ашкан ярсу чагыма.
Мөмкин булса, якты йолдыз булып
Янар идем айсыз төнеңдә.
Ләйсән булып нурлы күзләреңнән
Тамар идем янган көнеңдә.
Филүс Хисаметдиновның «Моңсуланма, миләшкәем» шигыренә дә көйне композиторларның Н. Җиһанов исемендәге беренче Халыкара конкурсы лауреаты, республикабызның М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова искитмәле матур көй язган.
Бу, билгеле, очраклы хәл түгел, шагыйрь Филүс белән композиторны бу очракта аларның М. Әгъләмовка булган олы хисләре, аны якын күрүләре бәйли. Эльмира бит әле – Мөдәрриснең якын туганы да… Халык шагыйре М. Әгъләмовка музей ачу хыялы да иң элек Эльмираның күңелендә туа.
…Менә без инде Мөдәррис укыган мәктәптә. Тып-тын, хәтта шыксыз. Түбәдән үткән яңгыр суын җыяр өчен куелган чиләкләргә су тама, тып та тып… Әбүзәр һәм Мөнир әйткәннәр, чынлап та, хак булып чыкты. Биредә халык шагыйре, безнең яраткан шагыйребез, гаҗәеп талант иясе Мөдәррис турында бер материал-истәлек тә юк әлегә… Дөрес, шкафта район газетасының бик күптән дөнья күргән номеры эленеп тора. Әмма анда да бары тик Рабит Батулланың рәсеме генә күзгә чалынды, ул да шушы мәктәптә укыган бит. Ә менә Мөдәрриснең андый рәсеме дә юк.
Шуларны күреп танышканнан соң, дөресен әйтергә кирәк, кәеф кырылды. Шулчак Филүс кырыс кына кистереп әйтеп куйды:
– Танылган талант иясенә карата мондый караш белән һич тә килешә алмыйм. Район башлыгы ялдан кайту белән аның янына керәм, аны инандырам. Киләчәктә һичсүзсез биредә халык шагыйре Мөдәрриснең килгән кунакларга күрсәтерлек музее булырга тиеш…
– Дөрес, сүзләрең дөрес, Филүс Фазылович, мин әйтәм, музей булырга тиеш монда. Шагыйрь үзе дә:
Киләчәк ул килмәячәк…
Киләчәккә кайтырга кирәк, —
дип яза бит. Димәк, «кайтырга кирәк». Исән чакта өлгермәгәнбез икән, шагыйрьнең үзе әйткәндәй, кәфенгә төреп булса да кайтарырга… кайтырга кирәк.
Авылдашым Филүс – сүзендә тора торган зат. Бу юлы да ул, әйткәннәрен тормышка ашырыр өчен, нык тырышты. Вакытын кызганмыйча, кабат Зәйгә барды, район башлыгын күреп, күзгә-күз сөйләште. Тиз арада мәктәптә ремонт ясарга, түбәсен әйбәтләп ябарга килештеләр. Әйтергә кирәк, «башлык» үз сүзендә торды: икенче көнне үк биредә ремонт эшләре башланып китте һәм аны тиз арада төгәлләделәр дә… Мәктәп танымаслык булып үзгәрде, түбәсен зәвык белән яптылар, яңа ишекләр куйдылар, коридор һәм класслар ялт итте. Ә татар теле һәм әдәбияты классын музей итү өчен тәртипкә китерделәр. Иң түрдә шагыйрьнең әле генә рәссам кулыннан төшкән фотопортреты урын алды. Иң түрдә һәм тәрәзә араларында шагыйрьнең фәлсәфи афоризмнары тупланган дүртьюллыклар, аларны да рәссам зәвыклы итеп эшләгән, күңелне тартып тора, ян-якта стеллажлар, истәлекләрне