Фарсель Зыятдинов

Ата күңеле балада… (җыентык)


Скачать книгу

шигырь язучыларга шул яшь шагыйрьләрнең берсе турында берничә сүз әйтергә телим, – дип дәвам итә Хәсән ага үзенең чыгышын. – …1968 елның җәендә Язучылар союзыннан Аккош күлендәге Иҗат йортында без олы яшьтәге язучылар әдәби мәсьәләләр турында үзара сөйләшеп утыра идек, миңа:

      – Укы әле, Хәсән, яңа шигырьләреңне, укы әле, – диделәр.

      Минем кулымда моңарчы әле беркемгә дә мәгълүм булмаган, беркайда да басылмаган шигырьләр дәфтәре бар иде, укый башладым…

      Олы язучылар нык уйланып, тыңлап утыралар. Мин тагын «Декабристлар күле» дигән шигырьне укыдым.

      Тимер казыкка бәйләнгән

      Яр буенда көймәләр…

      Ә дулкыннар үртәгәндәй

      Киләләр дә киләләр,

      Яр буенда көймәләр.

      Дулкыннарны тимер чылбыр

      Ыргыта телеп-телеп:

      Башыңны комга салырсың

      Бәйләнгән көймә кебек,

      Сагындырганда Ирек.

      Комга ятып үкси сыман

      Яр буенда көймәләр.

      Ирекнең нәрсә икәнен

      Дулкыннар шул беләләр.

      Дулкыннар шул беләләр —

      Киләләр дә киләләр.

      Бу шигырьне тәмамлагач, олы язучылар тәмам кызып киттеләр: тагын… тагын укы әле, диләр. Мин укыйм:

      …Сабантуйларда да алга карый халык…

      Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.

      Сөлгеләр тотыла.

      Һәр авыл

      Батырын күзәтә, билгеле.

      Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:

      Бирмә билеңне!

      Бирмә-ә-ә…

      Дошманнар таптаса җиреңне

      Сорамый: «Син батыр идеңме?»

      Мәйдан күк кысыла бар халык:

      Бирмә илеңне!

      Бирмә!

      Шулчак мине тыңлаучы язучыларның берсе, хискә бирелеп китеп: «Әнә бит нинди ул халык. Сабан туеннан гына, балалардан гына башлаган шагыйрь халык язмышы югарылыгына күтәрелә, илнең ирек өчен көрәшкән Чура батырларын, Юлайлары, Җәлилләре, Кутуйларын хәтерләтә…» Әйбәт шигырьләр язгансың, Хәсән, диделәр алар… Мин тагын дүрт-биш шигырь укыдым. Язучылар уянып киткән кебек булдылар, дулкынландылар… «Нишләп яңа шигырьләреңне, Хәсән, газета-журналларга бирмисең», – дип, мине үгетләп, шелтәләп алдылар.

      Шуннан мин бу олы әдипләргә әле генә укыган шигырьләрнең минеке түгел икәнен әйттем. Ышанмадылар… Шуннан кулымдагы дәфтәрне аларның кулына салдым, – ди Х. Туфан. – Ул дәфтәрләрдә унлап кына түгел, йөзгә якын шигырь бар иде.

      – Бәй, – диделәр алар. – Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьнең шигырьләре икән бит бу дәфтәрдә… Кем соң ул Әгъләмов, каян килеп чыкты соң ул безгә?!

      Безнең бу очрашуда Сибгат Хәким булмады, ул Казанга киткән иде… Әгъләмовның кем икәнлеге турында безнең Сибгат шул елның көзендә (1968 ел) «Социалистик Татарстан» газетасында менә нәрсәләр язды:

      «Безнең поэзиядә тыныч кына яши торган чор узды инде. Иҗатлары белән сине зур бәхәскә, иҗат ярышына чакырган яшьләр килде. Әгъләм – шуларның берсе…»

      Күренекле шагыйребез