литературно-критических статей, рассказов и очерков.
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Низамиев Р. М., 2017
Фәлсәфи трактат, публицистик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре Сүзгә – мәрхәбә!
(Фәлсәфи трактат)
Җирдә тагын бер могҗиза яши: Үтеп туфрак, еллар аркылы, — Безнең көнгә кадәр килеп җиткән Китап сүзе, кеше акылы.
Автордан
Мин фән кешесе түгел, галимлеккә дәгъва кылмыйм. Бу хезмәтемә исә озак еллар буе бөртекләп әзерләндем. Аның бер селтәнүдә барып чыкмаслыгы миңа көн кебек ачык иде. Шунлыктан, кулымнан килгәнчә һәм хәл кадәри эзләп тапканча, махсус сайлап диярлек, бик күп әдәбият (фәнни, философик, публицистика, трактат, афоризмнар) укыдым, карашымны киңәйттем, үземә кирәк булган фикер хәзинәләре тупладым.
Сүзләр, тел һәм телдәге сүзлек составы кайчан, ничек барлыкка килгән? Безнең сөйләмебез сүзләрдән тора икән, кеше ничек, ни рәвешле, ни сәбәпле сөйләшә башлаган соң? Бик тә зур, галәми һәм борынгы сорау болар. Бер шагыйрь әйтмешли, әлеге сораулар «кагыласы итте миңа да…». Тынычлыгым качты. Кайчак төн урталарында сикереп торып, каләм һәм ак кәгазь өстенә ташлана идем. Шушы сорауларга җавап табу, мәсьәләгә үземнең карашларымны белдерү үҗәт бер максатка әверелде.
Каләм иясе буларак, бер дә курыкмыйча һәм икеләнмичә әйтәм: минем күз аллавымча, бу дөньяның яртысы диярлек сүзләр атомыннан да тора… Әйе, нәкъ шулай. Иксез-чиксез галәмдә Сүз планетасы да булган, бар һәм яши дип уйларга кирәк. Һәрбер система, хәтта абстракт төшенчәләр рәтендә булса да, әлеге системаны барлыкка китерүче нинди дә булса принципка нигезләнә. Ә принцип үзе каян килә? Бу сорауга минем җавап таба алганым юк әле.
Бу гаҗәп тә түгелдер: чөнки тормышта – кешеләр дә, фәндә галимнәр дә җавапларга караганда сорауларны күбрәк бирә бит.
Сүз һәм сүзләр дөньясына сәфәр-сәяхәтебезне башлап җибәрик, укучым! Безгә бу сәфәрдә уйлану һәм бәхәсләшү, фикер чакмаларын чәкәштерү, ә бәлки әле яңа ачышлар ясар өчен дә мәйдан җитәрлек булачактыр. Чын ихластан бер теләгем дә бар: белемем җитмәү яисә ашыгу-ашкыну сәбәпле, минем бу фәлсәфи уйлануларымда хаталар, уңышсыз урыннар да юк түгелдер; ул битләрне төзәтеп, тулыландырып укысагыз, моның өчен бары рәхмәтле булырмын.
1. Сүзләр кайчан, ничек яралган?.
Тел шикелле универсал
Бу дөньяда бер генә.
«Ничек яралган?» дигән сорауга җавап эзләргә керешкәнче, иң элек галиҗәнап сүзнең бер сыйфатына игътибар итик әле.
Без мәктәптә укыганда, өстән-өстән булса да, гравитация һәм Ньютон законнарын, Пифагор теориясен өйрәнгән идек. Эйнштейнның ихтималлык теориясе дә колакта эленеп калган. Менә хәзер, дөньякүләм танылган даһиларның әлеге ачышларын азмы-күпме яхшырак аңлаган кеше буларак, сүзгә бәйле рәвештә, аларны тагын бер кат күздән кичерәсе килә.
Гравитация (латин сүзеннән) «авырлык» һәм «тартылу» дигәнне аңлата. Дөньялыкта үз-үзенә урын тапкан бөтен нәрсәләргә үзара тартылу көче хас. Кояш системасындагы барлык планеталар «парады» шушы канун белән яши һәм хәрәкәт итә. Бу бөек әйләнешнең (гигант карусель!) яктылык тизлеге белән бәйләнеше бар дип тә уйларга кирәк.
Ихтималлык теориясе. 1905 елда А. Эйнштейн тарафыннан нигезләнә. Андагы сан һәм формулаларга безнең (филологларның) көч җитә торган түгел. Кыскача һәм гади генә итеп әйткәндә, монысы да тарту-тартылу көченә бәйле. Әйтик, Кояш системасына кергән Җир билгеле бер сәгатьләр аралыгында кануни төгәл әйләнеш ясый – кояш тирәли дә, үз күчәре тирәсендә дә…
Боларны ни өчен аңлатырга азапланам? Чөнки, минем бик нык ышануымча, сүзләр дә үзара тартылу сыйфатына, ягъни бер-берсенә йогынты ясау – энергетика көченә ия. Алар, умарта күчедәй, бергә оешып, тупланып яши. Моны исбатлау кирәкмидер, моның шулай икәнлеге көн кебек. Халыкның әйткән гыйбарәсе дә нәкъ менә шуны раслый: «Сүз сүзне тартып чыгара». Бу гыйбарәне миңа әтием дә еш әйтә торган иде. Халыкта моның әле тагын да камилләшкән өч варианты бар: сүз арты сүз, сүз иярә сүз, сүз ара сүз.
Инде төп соравыбызга якын килик.
Бу сорауга Библия (Инҗил) бер җөмлә белән җавап бирә: «Иң әүвәле Сүз булган». Бу кыска, әмма искиткеч күпмәгънәле җөмләгә без әле алдагы бүлектә тукталырбыз. Хәзергә фикерләребезне дәвам итәсе килә…
Элегрәк мин сүз иң әүвәле күктә, күкнең дә җиденче катларында яралган булырга тиеш дип уйлый идем. Ә күктә… болыт, ай-кояш һәм йолдызлардан тыш, тагын ниләр бар соң? Дин аңлатуынча, Алла һәм аның фәрештәләре.
Сүз – бөек сер. Аның килеп чыгышы турындагы уй-фикерләрне, бу могҗизаи күренешне бары эволюцион үсештә, табигать һәм тормыш-яшәешкә бәйле рәвештә аңлатырга кирәктер.
Дөньяны сүзләр ярдәмендә аңлау-аңлату һәм үзләштерү – фәкать кеше психологиясенә хас нәрсә. Ни генә дисәк тә, кош-кортлар һәм хайваннар сөйләшә белми, нигәдер аларга мондый «талант» бирелмәгән. Күке әнә «Күк-кү»,