тора. Безнең күренекле язучыбыз, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах аны, сүтеп-җыеп дигәндәй, үзенчә «укып-шәрехләп» чыкты, әйләнмәле тарихи бу түгәрәк төрки кабиләләр кулы белән язылган дигән фаразны алга сөрде. Н. Фәттахның бу күләмле язмасы заманында иң элек «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Аның бу кыю язмасын укып күпләр шатланды. Кемнәрдер моңа шикләнеп һәм тәкәбберләнеп карады (бар бит бездә көнләшеп яисә теләсә нинди яңалыкны кире кага белүчеләр!). Тыючы юк бит, алайса, бүтән галимнәр яисә филолог-белгечләр үзләренчә укып карасыннар тарих төпкеленнән табып алынган бу археологик табышмак-дисбене. Хакыйкать шунда табылыр…
Фест дисбесе – һичшиксез, сүзләр әйтергә теләүдән туган таш китап. Аның ватылмыйча-имгәнмичә тәгәрәп безнең көннәргә хәтле килеп җитүе үзе бер могҗиза!
Дарвин дигән идек… Соңгы елларда ничектер аның гасырлар сынавын узган тәгълиматына каршы фикер-гипотезалар калкып чыга башлады. Нәрсә, Дарвин бабай хаксыз булды микәнни? Боларның кайсысына ныграк ышанырга…
Төгәл хәтерләмим, кайсыдыр газетада «маймыллар… кешедән килеп чыккан» дигән фаразны укыгач, бу мәсьәлә белән кызыксынган кеше буларак, мин бик тә гаҗәпләнеп калдым. Юк, бу укучыны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган «кайнар» мәкаләгә охшамаган иде. Авторларның үзләренчә исбатлары да бар: янәсе, ниндидер сәбәпләр аркасында борынгы заманда кешеләрнең бер өлеше урман һәм джунглиларга барып сыенган, агач башларына үрмәли башлаган, кыргыйлашкан, тәмам йөзен дә, яшәү рәвешен дә үзгәрткән…
Бу урында сирәк хәлгә, әмма тормышта булган фактка тукталып узасы килә. Ялгышлык белән бүре өненә эләгеп, шунда үскән сабый бала ирексездән бүреләр холкын үзләштерә, хәтта дүрт аякта мүкәләп йөри башлый. Алар белән табын уртаклашып, чи ит ашарга да өйрәнә. Әгәр кешеләр арасына әйләнеп кайта икән, ул барыбер кешечә сөйләшә һәм фикерли алмый. Чөнки «бәләкәй маугли» бүре өнендә яшәгәнгә һәм янәшәсендә үзе кебек яшьтәш малайлар һәм өлкәннәр булмаганга күрә, сөйләшергә өйрәнү өчен үрнәк тә, биологик конкуренция (көнләшү) инстинкты да «эләкмәгән» аңарга…
Яңадан сорау куясы килә, чыннан да, Дарвин бабай буталмады микән? Чөнки котсыз-ямьсез, шәрә артлы маймыллардан шундый да матур йөзле, нәфис-камил гәүдәле кеше заты килеп чыгуына ышану шактый кыен…
Күптән түгел Кения археологлары өр-яңа табылдыкларга, дөресрәге, иң борынгы кеше сөякләренә тап була. Шуларга нигезләнеп, алар борынгы бабаларыбызның ырудан ыруга, нәселдән нәселгә берсен берсе дәвам итүләрен, бердәнбер уртак «шәҗәрә» агачына ия булуларын шик астына куя. Аларның табылдыклары «эш белүче кеше» белән «туры басып йөрүче кеше» нең 500 мең еллап янәшә яшәгәнлекләрен раслаган. Янәшә диярлек яшәсәләр дә, кешелекнең бу ике тармагы икесе ике төрдән (инде башка галимнәр фаразынча) якынча моннан 2–3 миллион ел элегрәк яшәгән уртак бабадан килеп чыккан. Логика, мантыйк бар шикелле. Ә менә уртак баба дигәнең кем ул – фәнгә әлеге билгесез. Әгәр уртак бабаның чыннан да булганлыгы якын киләчәктә нигезле итеп расланса,