Юк, минем һич кенә дә диннәргә, Аллаһыга тел-теш тидерергә уйлаганым булмады. Сүзгә, аның килеп чыгышына карата үз фикерем оешкан икән, минем бу хакта язып чыгарга, шәт, хакым бардыр.
Диннәрнең начары юк (тәре походларын искә алмаганда). Безнең ислам дине дә, башка традицион диннәр кебек үк, элек-электән кешеләргә диндарлык рухын сеңдерә һәм якыннарга булган хөрмәтнең, әхлакның мәңгелек кыйммәтләрен ирештерә. Әлеге кыйммәтләр төрле милләтләр һәм башка халык вәкилләре белән уртак тел табарга, бер-берсен аңларга ярдәм иткән.
Үзебезнең Коръәнгә, аның сүрә һәм аятьләренә игътибар итик әле. Сез анда бер-бер начарлык яисә тәкъвадан тайпылу сүзләре табарсыз микән?.. Киресенчә, Коръәннең барлык битләре гуманизм һәм яхшылык, яктылык нурлары белән сугарылган. Ислам дине безгә мөселман өммәтендәгеләрнең күңеленә фәкать яхшылык орлыклары чәчәр өчен дөньяга килгән. Аерым алганда, ул безне гадел һәм шәфкатьле булырга, урлашмаска, көнләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, байлыкка табынмаска, кешеләрне һәм якыннарыңны түбәнсетмәскә, хәмер эчмәскә, күңел сафлыгына, тагын-тагын әнә шундый бик күп уңай сыйфатларга ия булырга өнди һәм чакыра. Вәгазь сөйләүче дин әһелләре безгә боларны бик тә үтемле, тәфсилле итеп аңлата.
Кыскасы, ислам дине халкыбыз өчен элек-электән әхлак һәм тәрбия мәктәбе булган. Татар халкын, тарихта ул ничаклы тетрәнүләр һәм һәлакәткә дучар ителмәсен, милләт буларак аны туган телебез һәм дин саклап калган – бу хакта һәммәбезнең күп тапкырлар ишеткәне һәм укыганы бар.
Менә шуңа күрә дә сакалбай Марксның «Дин – халык өчен әфьюн ул» дигән сүзләре белән берничек тә килешә алмыйм. Бу – хата фикер. Хәтерлим: без мәктәптә укыганда коридорның бер почмагындагы плакатка бу җөмлә эре хәрефләр белән язып куелган иде. Без ул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел идек, билгеле.
Инде алдагы фикер сөрешен дәвам итсәк, «Сүзме беренче, әллә Алламы беренче булган?» дигән сорауның тууы бик табигый.
Бу уңайдан үзеннән-үзе «Тавыкмы, әллә йомыркамы беренче туган?» дигән теге яманаты чыккан сорау искә төшә. Дөньяда мәңгелек бәхәс бара, әмма… әлеге четерекле сорауга ни галимнәрдән, ни динчеләрдән берәүнең дә җавап бирә алганы юк әле.
Аллага ышану яки ышанмау бик борынгыдан, элек-электән килә. Динчеләр катгыян (догма) рәвешендә Алла бар дип аңлата. Иллюзионистлар һәм фокусникларның, хәтта вулканнарның да серенә төшенеп була. Ә менә кешелек аңында могҗиза булып яшәп килгән илаһи Алланың серенә төшенү һич мөмкин түгелдер. Чөнки дин тәгълиматы аңлатуынча, ул кеше кыяфәтендә түгел, аны күрергә бернинди күзнең көче-колачы җитмәс, ул абсолют яшәешкә ия, шунлыктан һәрдаим бар, булачактыр…
Бабам Низаметдин авылыбыз мулласы иде. Әбием Гайшәбикә, абыстай булмаса да, дини китапларны үзендә саклаган һәм укыган булса кирәк. Аның болай дип әйткәннәре хәтеремдә: «Бу дөньядагы барлык нәрсәләрне Ходай Тәгалә яраткан. Ходай үзе уңда да, сулда да түгел, аста да, өстә дә түгел, ул тирә-юньгә, һәр тарафка бөртекләп, күзгә күренмәслек булып чәчелгән…»
Хәзер уйлыйм: авылда яшәп ятса да, минем әби үзенә күрә бер философ булган!
Бөек