Рашат Низамиев

Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык)


Скачать книгу

бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм:

      «Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».

      Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем «без бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идек микән?» сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем биредәге төп фикер әлеге дә баягы минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәңгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде, әмма татар канлы өлкән әдипнең әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән, моңа ничек шатланмыйсың ди! Моны үзеңнең татар булуың белән ихластан горурлану дип тә аңларга кирәк.

      Журналист Арсен мәкаләсеннән өзек, дидек. Ә дөресрәге, Айтматов үзенең бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга аның аша җиткерә… Әдәбият тарихында моның мисалларын күпләп табарга мөмкин. Ә бу – отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп-сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнең асыл мәгънәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.

      Минем үземә студент чаклардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать – үзе Алла. Аларның принцибы буенча, «Дөньяда бар булган бөтен нәрсә – Алла үзе». Димәк, Җир, Кояш, Галәм – могҗизага тиң илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк…

      Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Алла бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә – үзенең газиз балаларына – Җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез миңа ул кешене…

      Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфуз тактасы дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очраклы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәхфуз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп булмый микән? Бик текә, четерекле сораулар. Җавапларын үземнең дә табып бетергәнем юк әле.

      3. Сүзгә кадәр ниләр булган?.

      Аң шикелле, тел дә

      бик борынгылардан.

Карл Маркс

      Чыннан да, Җир планетасы, тереклек ияләре, борынгы кеше кавемнәре кайчан барлыкка килгән соң? Боларны азмы-күпме ачыкламый торып, без сүзләр планетасына якыная алмабыздыр.

      Кояш системасындагы планеталарның килеп чыгышын һәм эволюциясен өйрәнүче галимнәр галәм дөньясы моннан 15–20 миллиард еллар элек коточкыч шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип аңлаталар. Кояш системасы соңрак формалашканга күрә, без яшәгән Җир шарының гомере 8 миллиард ел булуын исәпләп чыгарганнар. Бу саннар якынча, билгеле. Шартлауга кадәр ниләр булганын хәзергә фән төгәл генә әйтеп бирә алмый. Бу мәсьәләгә хәтта физиклар һәм астрономнарның да теше үтми.