Рашат Низамиев

Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык)


Скачать книгу

майя һәм ацтек кабиләләр теле белән төрки-болгар теле арасында күп кенә уртаклыклар табарга мөмкин. Академик, пәйгамбәр дәрәҗәсендәге галимебез Әбрар ага Кәримуллин үзенең китабында һәм хезмәтләрендә бу уртаклыкларны фәнни нигездә исбатлап чыкты.

      Сүзләр, җөмләләр, фразалар сулыш ала…

      Сөйләмдә бу бигрәк тә шулай. Тон һәм интонацион үзгәрешләр сөйләү тавышына әллә ничаклы төсмерләр бирә ала. Бу уңайдан Чеховның фикере кызыклы. Ул болай ди: «Барлык заманнарда да тел байлыгы һәм ораторлык сәнгате янәшә барганнар». Әйе, борынгыдан алып бүгенге көннәргә кадәр ораторлык матур һәм оста итеп сөйләү сәнгать итеп саналган. Тагын шунысы бар: яхшы һәм ышандыргыч итеп сөйләр өчен сөйлисе темаңны, предметны яхшы белү кыйммәт. Әйтер сүзең яхшылыкка һәм дөреслеккә хезмәт итсә генә аның кадере зур, затлы була.

      Әйе, сүз кадере тормыш-яшәештә дә, әдәбият-сәнгать дөньясында да мөһим урын алып тора. Безнең татар телендә 50 меңгә якын сүз исәпләнә, дидек. Менә шулардан дөрес, фәһемле һәм нәтиҗәле файдалана белик, замандашым! Әлбәттә, сүзгә осталык сәләте белән фикерләү көче тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Әмирхан ага Еники үзенең әсәрләрен бәрхеттәй йомшак-нәфис тел белән яза иде. Сөйләгәндә исә, кыска һәм бик салмак сөйләгәнгәме, мин аны оста оратор димәс идем. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дигән безнең бабайлар. Кыскалык – үзенчәлекле категория. Аңа өйрәтмиләр, кешегә тумыштан бирелә бугай ул.

      Тагын бер деталь. Бервакыт өендә очрашып әңгәмә үткәргәндә (ул 20 ел элек «Идел» альманахында басылып чыкты), мин Әмирхан агадан болай дип тә сораган идем:

      – Сезнең каләм һәм хыял куәте көчле, ә нигә роман язмыйсыз?

      – Роман тикле романга каян сүз табып бетермәк кирәк… – дип җаваплады әдәбиятыбыз аксакалы.

      Ораторлар (һәм чичәннәр) турында тагын берничә фикер әйтеп китәсе килә.

      Яхшы ораторлар, – һичшиксез, һәр сүзнең, һәр фразаның бердәм һәм ритмик агышын оста тоя торган кешеләр. Алар – талант иясе, ут яндырып сөйли белә: сүзләрдән – очкын, кирәк икән, ялкын чыгаралар! Ораторлар, сөйләү осталыгыннан файдаланып, сүзләр, фикер һәм җөмләләр ярдәмендә эмоциональ шартлау тудырырга сәләтле. Сөйләгәндә иң урынлы сүзләрне сайлап ала белмәүчеләрнең исә уй-фикерләре, әйтер сүзләре болганчык була – ни акылга, ни йөрәккә дигәндәй тәэсир итми.

      Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен белмәүче бик сирәктер. Ул аны «Глаголом жги сердца людей!..» дигән сүзләр белән тәмамлый. Искәртеп үтик: сөйләшкәндә дә, язмада да фигыль иң күп кулланылышта йөри, беренче урында тора диярлек. Фигыль, ни әйтсәң дә, хәрәкәт ул! Оран һәм шигарә ташлау мөмкинлеге дә…

      Тел ачкычларын безгә кем биргән?

      Табигать, тормыш-яшәеше, фикер ияләре, әмма барыннан да элек сабый чаклардан ук әти-әни биргән. Әгәр бала «әти», «әни» сүзләрен әйтеп үсми икән, ул инде чын татар түгел, ә бәлки булачак маңкорт, гибрид… Теле ачылгач та бала «әттә-әннә» дип әйтә белә икән аның дөньяны таныпбелүе, хезмәт биографиясе башланды, старт алды дигән сүз. Әйе, ялгышмадым,