диярлек Гареп белән Шәрык урталыгында яшәгәннәр, «тел вә лөгать алмашканнар». Икенче чыганакта без моның ачык чагылышын күрәбез.
Безнең телдә рус теленнән кергән алынмалар да байтак. Күпләр, бигрәк тә филолог галимнәребез, аларның рус теленнән кергән килеш язылуын тәнкыйть итәләр. Уңышлы һәм телебезгә ярашлы дигәннәрен нигә әле кулланмаска? Тупас яисә авыр яңгырый торганнарын үз телебезгә тәрҗемә итү дә бик мәслихәт. Әйтик, шайба – алка, болельщик – җанатар, вертолёт – боралак. Ә инде заманында «колхоз» сүзен «күмхуҗ» дип аударырга тырышулар бары ирония тудыра.
Тарихи «декабрист» сүзен «декабрьче» дип тәрҗемәләү дә көлке тудырыр һәм аңлашылмас иде.
Моннан егерме-утыз еллар элек Бразилиянең «Рабыня Изаура» сериалын караганнан соң, бездә «фазенда» («бакча» дигәнне аңлата) сүзе сөйләм теленә кереп киткән иде, әмма ул озын гомерле булмады шикелле…
Кемнәрнеңдер эсперанто дигән ясалма телне гамәлгә куярга тырышуы миндә бары гаҗәпләнү уята. Әгәр Җир шарында бер генә тел калса, бу – кешелекнең иң зур хатасы булыр иде. Урман-кырлар һәм болыннарның бөтен матурлыгы андагы агачлар, чәчәкләрнең күп һәм төрле булуында лабаса!
Бүлекнең азагын, әдип Ибраһим Гази фикеренә таянып, болай тәмамлыйсы килә: «Ай, тургай, сүзләре картаймый, алар гел булачак…»
7. Дөньяны сүз бизәр…
Бер сүз өчен актарасың Меңәр тонна сүзләр рудасын!
Әдәбиятның барлык жанрлары нигезендә шигърият вә шагыйрьлек ята.
Әдәбият, – чыннан да, төрле жанрлар багында һәм сүзләр сагында торучы бөек көч ул.
Фән кешеләренең эш коралы – беренче чиратта акыл, интеллект. Төрле фаразларга юл ярып, алар – ачыш ясаучылар. Әдипләрнең эш коралы исә – сүз, хыял, фантазия. Ләкин шушы ике төрле һөнәр ияләре арасында гаҗәеп бер уртаклык бар: хезмәте, иҗаты белән алар матурлык һәм гармониягә омтылалар, стихиячел хаосны билгеле бер тәртипкә, мантыйкка салалар, хакыйкать нурын эзлиләр һәм табалар. ХIХ гасырның күренекле галимәсе С. Ковалевская: «Күңелеңдә шагыйрьлек юк икән, математик булу мөмкин түгелдер», – дип юкка гына әйтмәгәндер.
Шагыйрь – матурлык илчесе. Ул тормыштан һәм табигатьтән алган тәэсирләрен мәрҗән итеп тезә, аның шигърияте колакларны иркәли, күңелне үстерә, күзләрне сөендерә. Әдипләр өчен сүз – изге нәрсә. Әһле каләм ияләре сүзләр ярдәмендә эстетик кыйммәтләр тудыра, хакыйкать һәм матурлык дөньясына тәрәзә ача. Әгәр әсәрдә сүз сулышы, сүз кайнарлыгы юк икән, моны талантсызлык билгесе дип бәяләргә кирәк.
Заман барыбызга да, ягъни үзенең гражданнарына текәлгән, һәм ул бездән бик күп сорауларга дөрес, әтрафлы җавап көтә. Кая барасыз? Ни уйлыйсыз, ни язасыз? Сугыш-үтерешләрдән, гаделсезлек кылудан кайчан туктарсыз? Әле болар сорауларның бер өлеше генә, саный китсәк, исемлекне озын-озак дәвам итеп булыр иде.
Заман беренче чиратта әдипләргә, шагыйрьләргә текәлгән. Чөнки ныклы, төпле, йогынтылы сүзне нәкъ менә алар