баеп тора. Мәсәлән, аклар, кызыллар, инкыйлаб, ликбез, кызыл почмак, күмхуҗ, нэпман, райком, сельсовет, председатель, секретарь, бухгалтер, партия, юлбашчы, мәктәп, пионер, комсомол, вожатый һ. б. Шушы типтагы неологизмнар тора-бара халыклашып китә һәм актив сөйләмгә күчә.
Шиксез, «совхоз», «колхоз», «колхозчы» дигән сүзләр пассивлашып, сөйләмнән төшеп калып, тарихта гына үзләренә урын алачак, билгеле. Ә менә «коммунизм» сүзе, минем уйлавымча, үзенең урынын, кешелек аңында ныгып калган позициясен тиз генә бушатырга ашыкмастыр. Коммунизм идеясе үзенең асыл табигате белән, һәрхәлдә, яхшылыкка, матур киләчәккә таба өнди.
Заманалар алга барган саен, неологизмнар һаман саен үрчеп-туып тора. Моның иң ачык мисаллары: космонавт, космодром, атомщик, программист, компьютер, интернет, сайт, кредит, менеджер, дизайнер, ипотека, маркетинг… Хәзер аларның укыганда яки әйткәндә телеңне сындырырдай һәм тиз генә аңлашылмый торган «кәттә»ләре дә очрап куя әле.
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, без бит «сүзләр картаямы?» дигән сорауга җавап эзләргә тиеш идек.
Тарихта сүзләр эволюциясе булганмы – булган, моны исбатлау кыен түгел. Тел тере организм кебек: туа, яши һәм үлә дә… Борынгы латин телен әнә үле тел дип исәплибез. Үз заманында никадәр куәтле, дәрәҗәле тел саналган ул! Латин теле ни өчен үлгән соң? Мин бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен, укучы мине гафу итсен. Хәзер үле телләрдән саналса да, ул бөтенләй үк юкка чыкмаган. Бүгенге көнгә кадәр медицинада һәм фәннең төрле тармакларында (барыннан да элек термин буларак) «гөрләтеп» яши, кулланылышта йөри.
ХVIII гасыр азакларында Европада шундый бер вазгыять килеп туа: әдәбиятта, барыннан да элек прозаик жанрда, аерым алганда, канцелярия һәм физика, математика, химия, экономика фәннәре буенча махсус сүзләр-терминнар уйлап табарга кирәк була. Аңа кадәр болар барысы да латин телендә гамәлдә йөргән. Милли үзаңның уянуыдыр, күрәсең: устав, декрет, боерык дигән формулировкаларны һәм андагы җөмләләрне һәр халык, һәр дәүләт, һәр милләт үз телендәге чаралар ярдәмендә бәян итә башлый. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, ХIХ гасырда Европа, рус һәм татар әдәбиятында да өр-яңа тел катламы күтәрелә, жанр һәм тел байлыгы ягыннан яңа бер сикереш ясала.
Күрәбез: агачлар ел саен яфракларын алмаштырган кебек, гасырларны кичә торгач, күп кенә иске сүзләр дә ирексездән өр-яңа кардәшләренә юл бирә башлый. Шул ук вакытта кайбер иске сүзләр, өрфия «күлмәк» ябынып, яңадан тел-сөйләш-язу мәйданына кабат әйләнеп кайта. 1990 нчы еллар башында Татарстанның суверенитеты игълан ителгәч, милли хәрәкәт аеруча куәт алган елларда, моның мисаллары бик нык артты: икътисад (экономика), сәясәт (политика), җөмһүрият (республика), сәнәгать (промышленность), мөхәррир (редактор), берлек (союз) һ. б.
Бүгенге татар әдәби теле халык теленә бик якын. Бу дөрес гамәлдер, шулай булырга тиеш. Борынгы, иске сүзләргә астөшермәләр (аңлатмалар) бирү Хәйям, Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен нәшер иткәндә аклана. Әдәби әсәрләрдә иске сүзләрне куллану тенденциясе көчәеп китте шикелле: