Рашат Низамиев

Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык)


Скачать книгу

мөкиббән китү йә нәфрәттән, гарьләнүдән ярала. Минем үземдә шагыйрьлек, укый-яза башлагач та, матурлыкка һәм батырлыкка сокланудан яралды дип әйтә алам… Миндә кешеләрне матурлык тойгысы аша тәрбияләү, шул тойгы аша Гаделлек Патшалыгын урнаштыру теләге туды».

      Язучының максаты – җәмгыять сафында бер адым алданрак атлап бару, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне җетерәк күрү һәм чаң сугудан гыйбарәт. Евтушенко: «Фикер, әйтер сүз – биографиянең бер кисәге», – дип кистереп әйтә. Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, әйтер сүзең булса, кеше кесәсенә йөгереп керәсе юк, алар үзләре синең йөрәгеңнән кайнап чыга!

      Шагыйрь Зөлфәт яза: «Шулкадәр дә хикмәтле, серле дөньяда ни бар, анда нинди гамәлләр кылына – шуларның һәммәсенә дә кеше дигән әкәмәт зат сүзләр уйлап тапкан. Һәм ничәмә-ничә телдә диген әле!..»

      Чирек гасыр диңгезләр кичеп, Италияне гизә башлагач, язучы Миргазиян Юныс итальян телен өйрәнә башлый һәм гаҗәпләнә: бездәге «сабын» – аларда «сабон», ә «пыяла» дигәнең «фиала» дип атала икән. Очраклы хәл түгел бу, әлбәттә. Атилла ярты Европа һәм Азияне яулап алган чакта үзара сөйләмнәр, тел вә лөгать алмашу көчле булган, болар – шуның бер дәлиле.

      Янәдән шагыйрьләргә әйләнеп кайтыйк.

      Тар карашлы, телгә ярлы «юка» кешеләргә караганда зиһенле кеше, сүзләр байлыгыннан һәм телбизәкләрдән оста файдаланып, акыл орлыкларын, матурлык нурларын күбрәк чәчә. Шагыйрьләр – әнә шундыйлар җөмләсеннән, аларга «йолдыз җене» кагылган. Теге заманнарда ук безнең борынгы шагыйрьләребез сүзләрдән энҗе-мәрҗән коя белгәннәр! Моның иң яхшы үрнәкләрен мисал рәвештә карап китик:

      Арыслан хәлдән тайса да,

      Бер сарыклык көче бар.

(«Идегәй» дастаныннан)

      Әйләнде бу батыр яшь тирәли,

      Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

(Сәйф Сараи)

      Шыбырдап яуган яңгыр һич ташка кунмас,

      Акылсызга сүз әйтсәң дә башка кунмас.

(Акмулла)

      Хөкемеңнән куркып, и шаһиҗан,

      Көчле көчсезгә тидермәс зыян.

      Бүре берлә куй бергә су эчәр,

      Үрдәк берлә карчыга бергә очар.

(Мөхәммәдьяр)

      Безгә якынрак торган заманнардан:

      Очты дөнья читлегеннән

      тарсынып күңелем кошы.

(Габдулла Тукай)

      Ни газизрәк – бу ватанмы?

      Аһ, туган каумем газиз!

      Сөт калыр, ватан китәр!

(Дәрдемәнд)

      Кайсыгызның кулы җылы?

      Бәйлисе бар йөрәкне…

(Хәсән Туфан)

      Бу мисаллар аңлатмага мохтаҗ түгел. Тикмәгә генә: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән», – дип әйтелмәгән. Шунысы хак: әгәр сүзләр дәрьясын, уй-фикерне хәрәкәткә китерүче көч – идеяләр, теләк-хыяллар, кешелекле тойгылар, сагыш яисә романтика булмаса, тел байый алмас, киресенчә, коргаксып һәм тоныкланып калыр иде. Сүзләр «чәчәк ата» аламы? Ничек кенә әле… Сез халыкның сөйләменә (сөйләшүнә) колак салыгыз, тыңлап карагыз: күңелеңне яулап алырдай,