кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин алтмышынчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк
тыйнак тел ул.
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми.
Сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар…
Кайсын гына алсак та, телдәге сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, аңа дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышның синонимы берәү генә – үлем… Хәрбиләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарның әйтелмичә калган әйтер сүзләре дә утлы кораллар тарафыннан һәлак ителә, мәңгелекнең салкын куенына кереп югала.
Хәзер безне ахырзаман (апокалипсис) белән куркытулар көчәйде. Хәтта төгәл генә вакытын да әйтәләр: 2012 елның декабре… Нәрсә, ул чагында кешеләр һәм кешелек өчен барлык нәрсәләр, бер сүз белән әйткәндә, цивилизация, шул исәптән телләр, сүзләр дә юкка чыгачакмы? Минем бу хәл кадәри хезмәтем дә көл булып туфрак астында калырмы? Мистиканы аңласам һәм күпмедер кабул итсәм дә, мин моңа ышанмыйм! Нәрсә, Җир шарында ничәмә-ничә миллионнар ышанган һәм табынган Алла да юкка чыгачакмы? Әгәр дөньялыкта (гамәлдә) бар икән, нигә соң ул үзе яраткан кешелек кавемен гарасаттан, кыямәт көненнән араларга ниятләми? Көченнән килмиме, әллә теләмиме? Бу сорауларга әле берәүнең дә җавап бирә алганы юк.
Безнең язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул – безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.
Халкыбызның зур бер казанышы буларак, татар теле рус теле һәм башка чит телләрнең байлыгын, матурлыгын тәрҗемә аша бөтен киңлеге белән әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала, бу – бәхәссез.
Ватаныңа, туган ягыңа булган мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Аннары… Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә, дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер.
Могҗиза буларак, сүз безгә кадәр дә яшәгән, бездән соң да яшәр, иншалла!
Менә шуңа күрә йомгаклау өлешен «Сүзгә – сәлам! Сүзгә – мәрхәбә!» дигән канатлы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.
2000–2012,
Казан – Олы Мишә
Уймак уйлар
(Канатлы сүзләр)
Туган тел – диңгез, ә сүзләр – диңгездән бер тамчы.
Сүз энә күзеннән чыкса гына алтынга әверелер.
Вакыт биләмәсендә күп нәрсәләр онытылыр, юкка чыгар, әмма өч хәрефле «әни» сүзе мәңге калачак.
Поляклар татарга һәйкәлдән ат куя, урыслар татар теленә «мат» куя.
Әгәр өтер дөрес куелмаса, җөмләнең кабыргасы сынык булыр.
Бер