исендә әле: бервакыт мәзин, суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Ләкин бу хәл турында беркем дә бер сүз чыгармый: кайбер кешеләр аңардан курка, кайберәүләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килми.
Сабирҗан, гадәттә, өстенә озын ак күлмәк, кызыл төймәле кара камзул киеп йөри. Камзулының шактый тирән түш кесәсенә һәрвакыт нәрсәдер тутырылган булып, кесәсе стенага кагылган почта ящигы шикелле кабарып тора. Таза йодрыклы мәзин бөтен акчасын үз янында саклап йөртәдер кебек иде.
Сабирҗанның сәүдә эшләре гел алга бара, байлыгы ишәя, байлыгы арткан саен, көндәшләре дә арта иде. Шулардан иң куркынычы – Шәмси мулла белән аның хатыны Әсма. Баштарак Әсма остабикәнең үз байлыкларын ишәйтергә тырышуы Сабирҗанны әллә ни борчымый иде. Әмма тора-бара Сабирҗан шактый борчуга төшә башлады. Шулай итеп, алар арасында тыштан дуслык кабыгы астына яшеренгән астыртын көрәш башланды. Мәзин үзенә өмәгә кешеләр чакырса, Әсма остабикә дә шундук өмә җыя иде. Кайвакыт өмә җыю икесенеке дә бер үк көнгә туры килә, һәм кешеләр, дин әһелләренең хәтерен калдырудан куркып, кайсына барырга белми аптырап кала торганнар иде.
Сафа, Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә хәл белешеп, фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын, җырлый-җырлый, җитен талкыйлар иде:
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Талку кайгы тарата;
Җитен талкыган кызларны
Егетләр дә ярата.
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Мин дә шулай талкыдым;
Өзелеп сөйгән егетең булса,
Миңа әйтмә дә, бар, кызым.
Сабирҗан мәзин, кызлар тавышына ара-тирә колак салып, зур йорты буендагы таш эскәмиядә үзеннән бурыч алучыларның исемлеген карап утыра, ул кайсы ярлының үзенә ничә көн эшләргә тиешлеген исәпли иде.
Сарыга буялган янкапканы ачып, Сафа килеп керүгә, авыр чылбырын чылтыратып, оясыннан зур кызыл эт атылып чыкты да котырынып өрергә тотынды.
Мәзин, кенәгәләреннән аерылып, башын күтәрде, керүче кешене танып алгач:
– Уз, уз, курыкма! Бәйдә ул! – дип кычкырды.
Сафа, сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.
Мәзин, дога кылып, битен сыпырды.
– Йә, ни хәлләрең бар?
– Аллага шөкер…
– Дөньялар тынычмы?
– Аллага шөкер, ул-бу ишетелми әле.
– Синең кайтканыңны ишеткәч исем китте: әле кичә генә киткән кебек идең… Шулкадәр гомер узды да микәнни инде?
– Узды шул инде, мәзин абзый. Туган илдә гомернең узганын сизмисең дә, ә менә чит җирләрдә көне – ай, ае ел булып тоела икән.
Мәзин Сафадан «Нинди калада хезмәт иттең?», «Халкы күпме?», «Анда нинди эш белән шөгыльләнәләр?» дип сораштырырга кереште. Андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды.
Шулвакыт