кешеләр үзләренең дошманнарыннан үч ала. Хәер, дөньяда аның әбисе яки әтисе кебек яхшы кешеләр дә бар, тик алар аз, алар көчсез, чарасыз. Таҗи андый булмас. Ул, үскәч, бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлыкларның үчен кайтарыр.
Ул үзенең бу «карашын» бик тырышып тормышка ашыра башлады. Яшьтәшләренең борынын сугып канатты, уйный торган уенчыкларын ватты, җимерде.
Аның өстеннән Патыйга килеп зарланалар, ә ул моның өчен үги малаен тагын тотып кыйный. Үсә төшкәч, Таҗи Патыйга баш бирми башлады. Шуннан соң инде үги ана ярдәмгә ирен чакырды. Таҗины тагы да усалландырып, аның сыртында көн саен каеш уйный торган булды.
Кайсын куркытып, кайсын юмалап, үз тирәсенә ул бер төркем малай җыйды һәм алма-чия, яшелчә бакчаларын таларга, нәүрәп[10], келәт басарга, вак-төяк нәрсә урларга, эшкә ярамаслык итеп әйберләрне ватарга-җимерергә кереште.
Хәзер инде Таҗига Патыйның да, Салихның да көче җитми иде. Авыл халкының ахырда бу хәлгә түземе бетте. Алар, Салихны җыенга дәштереп:
– Синең ул малаең теңкәбезне корытты инде. Син аны теләсәң нишләт, әмма күз алдыбыздан юк ит, – диделәр.
Таҗидан ничек котылырга белми йөргән Патый белән Салих, бу хәлдән файдаланып, аны, эшкә урнаштыруны сорап, Әстерханга баручы бер кешегә ияртеп җибәрделәр. Тик ике ай да узмады, Таҗи яңадан кайтып җитте. Аны тагы озаттылар – бу юлы Троицкига җибәрделәр, ләкин Таҗи озакламый аннан да Мәүла Колыга кайтып төште. Халык, аның усаллыкларына ачынып:
– Безнең Таҗи утта да янмас, суга да батмас, – дип сөйләнде.
Патый, аны тыярлык чара таба алмагач:
– Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр; үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, – дип сөйләнде.
Таҗиның әти-әниләре үз-үзләрен:
– Менә солдатка гына алсыннар, акылга утыртырлар анда, – дип юата башладылар.
Әмма Таҗига чират җитмәде. Тирә-юнендәге кешеләргә курку салып, ул авылда кала бирде.
Шуннан соң инде Миңлебайныкылар аны өйләндерергә булдылар. «Өйләнгәч үзгәрер, муенына камыт кигәч, акыл керер», – дип уйладылар.
Шулай итеп, алар Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш сарык бирде. Таҗига акыллы, ягымлы, булдыклы хатын туры килде. Өйләнгәннән соң, Таҗи беркадәр басыла төште. Ләкин бу озакка бармады. Ел ярымлап торганнан соң, аның хатыны үлде, һәм Таҗи тагы да үз эченә бикләнә төште. Озакламый ул, бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да авылдан читкә чыгып китте.
Биш-алты ел югалып торганнан соң, Таҗи бөтенләй икенче кеше булып кайтып керде. Хәзер аның сөйләшүе дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде.
– Кайларда югалып йөрдең? – дигән сорауга Таҗи:
– Мин, җир астына төшеп, бәхет эзләүчеләр арасында булдым, үзем дә шунда бәхет табарга тырышып карадым… – дип җавап кайтара иде.
– Ник кайттың