Махмут Галяу

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)


Скачать книгу

бу хәрәкәте мулланы яңадан бер кулы белән сакалын сыйпап, икенче кулын Сафаның солдат паёгы сатып тапкан егерме тиен көмешен алырга дип сузарга мәҗбүр итте. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар.

      – Ни хәлләрең бар? Исән-сау йөреп кайттыңмы? – диде мулла.

      – Аллага шөкер әле, мулла абзый! Сезнең хәер-догада йөреп кайттык…

      Бакчадагы эскәмиягә утырдылар.

      Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады.

      – Аршауда, мулла абзый, – диде Сафа.

      – Анда нинди халык күбрәк соң, урысмы, ниме?..

      – Аршауда урысны бик әз диләр, мулла абзый, күбесенчә поляклар белән җәбриләр…

      – Алай… Җәбриләр дигәнең – яһүдиләрдер инде ул? Поляк дигәнең нинди халык соң? Нәсранилармы[8], габранилармы[9]?

      – Белмим шул, мулла абзый.

      – Мөселманнар да бармы?

      – Анысын әйтә алмыйм, мулла абзый, күрмәдем.

      – Солдатлар арасында мөселманнар бар идеме соң?

      – Күп иде.

      – Намазны вакытында укый ала идегезме?

      – Ходай үзе кичерсен инде, мулла абзый, гает намазларын гына укый идек.

      – Хуш… Кяферлар арасында яшәве җиңел булмады, алайса… Ә ничек ашаталар иде соң? Ач торырга туры килмәдеме?

      – Төрле чаклар булды инде, мулла абзый. Алай бик кыен булмады.

      – Шаять, хәрәм ризык ашатмаганнардыр бит?

      – Без анысын каян белик инде, мулла абзый? Биргәнне ашадык. Хәрәм ризык биргән булсалар, Ходай үзе кичерсен инде.

      – Амин! – дип, мулла яңадан битен сыйпады.

      Бусы инде китәргә вакыт дигән сүз иде. Сафа бу ишарәне шундук аңлап алды.

      – Бу юлы сине өйгә алып керә алмадым инде, Әхмәтсафа. Абыстаеңның бик мәшәкатьле чагы. Икенче бер бушрак вакытта чәй эчәргә кил, – диде мулла.

      – Алла боерса, килермен, – диде Сафа.

      Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мулла:

      – Мәзингә кермәдеңме? – дип сорады.

      – Юк әле, хәзер барам.

      – Бик хуш, бик хуш! Аның да фатихасын алырга кирәк.

      Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.

* * *

      Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы аңа дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Ул, Мөбин ахун мәдрәсәсендә укып, егермеләп дога ятлады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Ул балаларының аң-белем алуларына әллә ни әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Шул хакта сүз чыкса, Гариф мәзин гел әйтә иде:

      – Үлгән мужикны, кәфенгә төреп, кабергә төшерер өчен әллә ни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп куярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – ди торган иде.

      Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркестанга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды.