тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.
Ул күптәннән бирле Тол Таҗи белән дус, җыеннарда да гел аны яклый. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый. Шулай да Йосыф карттан башка берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Чөнки Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-башка да чибәр.
Усал телләр, аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар, дип сөйләсәләр дә, соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә кызның бу тырышуына әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә ул бүген дә, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән янәшә басты.
Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Ул нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.
Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар.
Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде. Көлтәне бер үк вакытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.
Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәмешкә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады.
Шунда егетләрнең берсе:
– Карагыз әле Фәхригә! Үзеннән артта каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка! – дип кычкырды.
Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.
– Әйбәтрәк ур, Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! – дип кычкырды Саҗидә.
Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Иптәшләренең игътибарын икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык хәл турында сөйләргә кереште һәм, сүз белән мавыгып китеп, уруын да онытты, башкалардан бик күп артта калганын сизмәде. Ул сөйләп бетергәндә, төрле яктан кәҗә булып кычкыра башладылар.
– Әллә берәүнең кәҗәсе көтүдән калган инде? – дип көлеп сораган булды берсе.
– Саҗидә! Кәҗәне куып китер әле, артта калмасын! – дип кычкырды Мәфтуха.
– Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың, ахры – урыныңнан кузгала алмыйсың, – дип, Сафа да сүз кыстырды.
Фәхри, башын иеп, иптәшләре артыннан җитешер өчен, җәһәтрәк ура башлады.
Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, билләрен дә язып тормастан, икесе берьюлы борылып, Фәхригә каршы урып килә башладылар.
Ара якыная төшкәч, Саҗидә:
– Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! – дип кычкырды.
Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды.
Егетләрнең берсе, аны кызганган булып:
– Фәхри, синнән рәт чыкмас, ахры! Һич булмаса, Мәфтуха янына күч, – дип куйды.
Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар, җыр җырлап, шаяра-көлешә, Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да яңадан