Махмут Галяу

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)


Скачать книгу

икенчегә күчте. Утырдашчылар, яңа гайбәтләрне уртаклаша-уртаклаша, бер самавыр чәй эчеп бетерделәр. Амин тотып, бит сыпырганнан соң, Вафа хуҗалар белән саубуллашып, кайтырга кузгалды. Сабирҗан аны капка төбенә хәтле озата чыкты. Аерылышканда, тагы бер кат искәртеп куйды:

      – Озакка сузмагыз! Тимерне кызуында сугарга кирәк, – диде.

      Иртәгесе көнне үк, Сафа өйләнергә җыена икән, дип, бөтен авылда ачыктан-ачык сөйләшә башладылар. Берише кешеләр Саҗидәнең исемен телгә алдылар.

      Әсма Патыйны, яңадан кунакка чакырып, тагы чәй белән сыйлады. Аның артыннан Сабирҗан да, Вафаны чакырып, җавабын сузмаска кушты. Хәзер инде бөтен авылның телендә мулла белән мәзиннең ярышына әйләнгән Сафаның өйләнү мәсьәләсе генә иде.

      Вафа өчен Сабирҗан тәкъдиме кулайрак иде. Ул, Гыймади белән мәзин ярдәмендә тиз арада куштан булып китү мөмкинлеген күреп, бу тәкъдимне бөтен көче белән якларга тырышты. Патый исә вакыты җиткәч, Вафа алардан башка да куштан булыр дип уйлый иде, шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады.

      Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. Беркөнне, иртән чәй эчеп утырганда, бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куйдылар. Иң элек Патый сүз башлады. Сафаны Мәфтуханың уңганлыгы, чибәрлеге белән кызыктырырга ниятләп, кызны мактап сөйләргә кереште. Аннары инде Вафа, матур сыйфатларны бик юмарт әйтеп, Гыймади кызын мактады. Сафа исә әнисе белән абыйсы сөйләгәнне башын иеп тыңлап утырды да:

      – Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга өйләнәсем килми. Миңа Мәфтуха да кирәкми, – диде.

      Патый белән Вафа беравыздан:

      – Алайса, кемне алмакчы буласың соң? – дип сорадылар.

      Сафа җавап бирергә ашыкмады. Ул әнисенең дә, абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрен белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә нык торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булуы аңа көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:

      – Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! – дип җавап кайтарды.

      Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу-шаяру дип кенә карыйлар иде. Гыймади шикелле бай кеше берсүзсез кызын бирергә торганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:

      – Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул! – диде.

      Бу сүзләр Сафага тәэсир итмәде. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкларын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:

      – Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка