яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык җилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә җыерчыклар сызган, кулына озын табагач тоткан. Бу чын Саҗидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, коточкыч бер маска иде.
– Кем син? Каян килдең? – дип кычкырды кызлар.
Саҗидә, тешен ыржайтып, телен чыгарып, әкрен генә иреннәрен ялап алды да ямьсез, усал итеп акайткан күзләре белән барысына да сөзеп карап чыкты һәм, сакауланып:
– Минем йортым – кара урман, минем ирем – урыс, исемем – Шамакай, – диде.
– Кая барасың?
– Бала табарга җылы урын эзлим.
– Балаңның атасы кем?
– Белмим, бик күбәү алар.
– Кайсы мулла никахлады сезне?
– Урмандагы аю.
– Балаңның кендеген кем кисәр?
– Убырлы карчык.
– Ник болай йөрисең? Иргә чык.
– Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат – минем ирем, бөтен дөнья – минем илем, кара урман – торган җирем… Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.
Җен кызының өстенә йон йомгаклары очты. Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, җеп йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. «Шамакай», чинап-ыңгырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда, ике кулы белән эчен тотып, мич артына кереп китте.
Бу шау-шуга әниләре, йокысыннан уянып:
– Ятыгыз инде, кызлар! Җитәр, уйнап туйгансыздыр! – диде.
– Хәзер, әни, – диде Саҗидә.
Кызлар, тиз генә өй эчен җыештырып, битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләгән йон, сүсне сәкегә салып, шуның өстеннән ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы бергә тезелешеп ятарга җыена башладылар.
Шулвакыт әкрен генә тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы:
– Бар! Солдатың килгән, ахры, – дип пышылдады.
Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, ләкин аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде. Әтиләре Сафаның яучысын кире борып җибәргәннән соң, алар Саҗидәгә тагын да игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да, Саҗидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул:
– Бар, бар! Сафа дәшәдер… – дип, Саҗидәгә теләктәшлек итеп баш какты.
Саҗидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды.
Инде төн уртасы җиткән иде. Биек аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сырыша.
Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлый башлады. Саҗидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп, Сафаның кочагына килеп керде. Егет аны киң тун чабулары белән әйбәтләп төреп алды. Бер-берсенә