Махмут Галяу

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)


Скачать книгу

билдән алышып, бер-берсенең көчен сынаган шикелле, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче, кинәт талпынып, Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда да тегесе дә, бусы да ега алмады. Көрәшчеләр өченче тапкыр билдән тотыштылар. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәртмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. Бу хәйләне көтмәгән, шуның өстенә моңарчы ничәмә кеше белән көрәшеп арган сакалбай җиргә барып  төште.

      Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.

      – Бәрәкалла! – дип куйды мулла.

      – Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм карый, исе китеп.

      Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.

      Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга чамалап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:

      – Вафа, хәрәмләшмә!

      – Алдашма!

      – Аяк чалма! – дип кычкырды.

      Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа, бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт сизелмәслек бер җитезлек белән абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.

      Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.

      Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.

      – Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Вафаны читкә алып киттеләр.

      Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.

      Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:

      – Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.

      – Миңа берни кирәкми… Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.

      – Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде.

      Халык төркеме, чайкалып-кузгалып, икегә аерылды.

      Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муеннарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябышканнар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә тырык-тырык сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп, үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.

      Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да кинәт арт аякларын атып җибәрде.