нәрсә дисез? Ярар!.. Мин сезне тыңлату чарасын табармын!» – ди. Халыкның да ачуы килде. Арадан берсе: «Эх син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле?» – дип сикереп торды да попны, чәченнән тотып алып, идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар.
Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозылды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрттек тә, арбага салып, өенә озаттык.
Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җыендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар – урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап: «Становой килде! Җыенга барыгыз!» – дип кычкыра. Без аны бөтенләй уйламаган да идек… Шуннан каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына. «Бу ниткән хәл бу? – ди. – Бунт ясарга уйладыгызмы?» – ди. «Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк», – ди картлар. «Алайса, ник попны кыйнадыгыз?» – ди. «Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чыгарды…» – диләр. Безнең җавап становойга ошамады. «Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? – ди. – Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам…» – ди. «Ваше благородие, поп үзе җәнҗалчы булгач, халык гаеплемени?» – ди шунда бер керәшен карты. Становой аяк тибеп кычкыра моңа: «Әһә, каракның бүреге янамы?! Менә кем икән бунтовщик! – ди. Стражникларга: – Тотыгыз шул картны! Аякларын бәйләп, егерме таяк ашатыгыз әле!» – ди. Стражниклар моны тотарга өлгермәделәр, икенче бер карт – мөселман карты: «Җәмәгать, гаепсез кешегә җәза биргәнне карап торабызмы инде?!» – дип кычкырды.
Халык шуны гына көткән диярсең. Җыен халкы дөрләп янган коры салам шикелле кабынып китте. Картны стражникларга бирмәделәр.
Становой халыкны тынычландырмакчы булган иде дә, кая ул сиңа! Аның саен катырак шаулаша башладылар. Беркем беркемне тыңламый, һәркем үзенчә акыра. Күсәкләр күтәрә башладылар. Становой эшнең кая таба барганын сизде дә каравыл өеннән чыгып сызды. Стражниклар тиз генә атларына атландылар, становой тарантасына утырды. Халык инде кулына таш ала башлаган иде. Шуннан кучер атларга сугып җибәрде дә, җан-фәрманга чаптырып киттеләр.
Картлар кич җиткәнче шаулаштылар: «Алай эшләргә кирәкми иде», – диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр: «Урап алып, әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп, чыбык белән суктырырлар… Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде», – диделәр.
Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калдылар. Бөтен авыл башка бәла килгәнне көтеп тынып калды…
Максим, шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.
– Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер