тишекле-тишекле уймак киеп алган сөякчел кулы елт-елт итеп тукыма кисәге өстендә йөри.
Менә бүген дә Максим салкынча ак мунчадагы тар сәке өстендә Әкрәм карыйга кара сатиннан чалбар тегеп утыра иде. Тышта, тәрәзә катында, кар шыгырдаганы ишетелде. Чыпта белән тышлаган тәбәнәк ишек ачылып китте. Максим, сәке өстенә җәйгән киез астына тиз генә кулын тыгып, аннан каешланып беткән иске түбәтәен алды. Түбәтәйне башына киеп өлгерүгә, ишектән, иелеп, Әкрәм карый килеп керде. Максим белән исәнләшеп, сәке кырыена утырды. Бала-чагалы, хәтта терлек тулган шау-шулы өйләрдә дә эшләргә күнеккән тегүчегә мунчада берьялгызы күңелсез иде. Берәрсенең килгәнен түземсезләнеп көтеп утыра иде ул, шуңа күрә, Әкрәм карый кергәч, шундук Алла турындагы үзе яраткан темага сүз башлады.
– Менә, мулла абзый, – диде ул, – син аракы эчәргә кушмыйсың, аракы эчү – язык, дисең, эчә торган кешеләрне теге дөнҗада тәмуг утында яндыралар, дисең. Ә менә безнең поп әйтә, аракы эчкән өчен берни булмый, ди. Ул үзе дә эчә, безне дә тыймый… Ул әйтә, бисмилла әйтсәң яки башыңа түбәтәй кисәң генә, тәмуг утында яначаксың, ди.
– Әй, синең побың ни белә ул! Теге дөньяда ниләр буласын ул каян белсен… Синең ул побың кяфер бит: җәннәт белән тәмугның ни икәнен, анда кемнәр эләгәсен белсә, ул үзе әллә кайчан мәңгелек тәмуг газабыннан котылырга тырышыр иде, чын дингә ышаныр иде. Үзе тәмуг кисәве ул, менә шул!.. Кыямәт көне нинди буласын каян белсен ул?..
– Бәлки, ансы шулайдыр да, без инде надан кешеләр, каян белик? – диде Максим. – Тик менә миңа кайвакыт сез дөрес сөйлисез кебек тоела, кайвакыт поп дөрес кебек, ә кайвакыт сезне дә, попны да аңламассың.
– Тәүбә диген, Максим агай…
– Нигә?.. Әллә алай әйтергә ярамыймы?
– Ярамый, Максим агай, ярамый! Попның бөтен сүзе ялган, гөнаһ сүз. Кяфер бит ул! Ул дөресен әйтсә дә, барыбер аның сүзенә ышанырга ярамый. Ә инде безнең мөэмин-мөселман дине турында шундый сүз сөйләү бөтенләй дә ярамый.
– Кем белә бит, бәлки, чыннан да шулайдыр, мулла абзый! Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Укыган кешеләр ни әйтсә, без шуңа ышанырга тиеш инде. Менә, әйтик, мисалга мине алыйк. Мөселманнар арасында яшәгәндә, мин «бисмилла» да әйтәм, түбәтәй дә киям, мәчеткә дә йөрим, әмма чиркәүгә дә баргалыйм… Кайчагында безнең поп та акыллы сүз әйтеп куя бит!
– Әстәгъфирулла…
– Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Поп әйтә, Алла ул – безнең атабыз, ди; шулай булгач, мин болай дип уйлыйм: без укыган догаларны Кодай[12] үзе белер, дөресен үзе кабул итәр…
– Амин! – диде карый. – Тик безгә андый сүзне сөйләшергә ярамый. Әйдә, башка бер күңеллерәк нәрсә турында сөйләшик.
– Әйдә… Ни турында сөйләшик соң?
– Попны ничек кыйнаганыгызны сөйлә әле.
– Э-э… Аны сөйләдем бит инде.
– Тагы бер тапкыр сөйлә.
– Кара сине!.. Ошап киттемени?
– Ошады шул, Максим агай. Бик кызык бит…
– Ярый, алайса, синеңчә булсын…
Максим, җеп очларын ашыкмыйча гына кайчы белән кисеп, энәсен күлмәк