Альфия Ситдикова

Яктылык сулышы = Дыхание света


Скачать книгу

булып яши бугай.

      Үзебез Ана булсак та,

      Ата да булу кирәк.

      Ир булып үтә гомерләр…

      Шартлама берүк, йөрәк!

      Җылым җитә

      Һәр гариф2 не зурлап башым идем,

      Горурланып алдым киңәшен.

      Гарипләргә ярдәм кулым суздым,

      Хәләл малым, җылым өләштем.

      Бисмиллалап көнне башлаганга,

      Аермады сыйдан-хөрмәттән.

      Аңлап, белеп яшим, тәм-ямь табам

      Ходай сые – тырыш хезмәттән.

      Үз илемдә

      Чит илләрне шактый күп күргәннәр

      Күп йөргәннәр диңгез артына.

      Ә мин менә бөтен бер җанымны

      Бүлә алмыйм ике яртыга.

      Үзем гомер иткән Ватаныма

      Береккәнмен ныклап тумыштан.

      Үз илемдә тугры халкым белән

      Тәм-ямь табып яшим тормыштан.

      Алтын таулар эзләп сәфәр чыкмам.

      Шатлыкларым итә канатлы.

      Учларыма җыеп ил шатлыгын

      Җырлар итеп йөрим таратып.

      Бер гомер

      Туулар бар җирдә, китүләр бар,

      Китми яшәү мөмкин түгелдер.

      Туу да бер җирдә, китү дә бер,

      Гомерләр дә безнең бердәнбер.

      Яши белеп яши алсак җирдә,

      Булмас иде кайгы-газаплар.

      Ялгышлыклар кылсаң, кайтавазы,

      Кайтып кире, күпме яңаклар?!

      Бер абынган өчен мең кат түләп

      Тормыш итә кеше чынлыкта.

      Бер кабынган учак, дөрләп янып,

      Ныклык өсти икән холыкка.

      Бер мизгеллек бәхет өчен күпме

      Еллар белән түләп әҗерен,

      Бер гомерне яшәп китә кеше,

      Аңламыйча аның кадерен.

      Яши белеп яши алсак иде…

      Бөркет моңы

      Бөркет һәрчак күккә күтәрелә,

      Кыяларда була оясы.

      Оя корган кыя җимерелсә,

      Ялгыз башны кая куясы?!

      Усал җилләр канатларны каерып,

      Каурыйларны йолкып алганда,

      Яра тулы кош йөрәге әрни,

      Сыкрап-сыкрап, кайнар кан тама.

      Сулар һава җитми, оя тузган,

      Ничек түзсен бөркет кайгыга?!

      Таштай атыла упкын авызына,

      Шаһит була тулган ай гына.

      Һаваларда канат каккан юлы

      Сызылып кала ап-ак томанда.

      Ирек сөйгән бөркет кошның моңы

      Яңгырый бүген яңа җырларда.

      «Мин ризамын, гомерем буе…»

      Мин ризамын, гомерем буе

      Шигырь булып яшьнәсәм.

      Ике гомер кичерәсең,

      Шигырь сулап яшәсәң…

Лена Шагыйрьҗан

      Минем җаным шигырь сулап яши,

      Шигырь белән назга туена.

      Килеп кердем ап-ак шигырь белән

      Ак чәчәкле яшьлек туена.

      Минем сулыш – шигырь сулышы ул,

      Сулыш алам халкым өчен дә.

      Гомер юлым – һәрбер язган юлда,

      Яшәү көчем – шигырь көчендә.

      Минем җаным шигырь сулап яши,

      Яшәешем минем – шигырьдә.

      Язмыш язган бәхетемне таптым

      Шигырь белән үргән гомердә.