Минем сыман, Тын даладан, читтән Кемдер кылса моны тамаша, Әйтер: «Титаник»тай олы кораб Дала буйлап бара лабаса!» ...Суы да бит Инде хәзер яман – Су коену хәтта тыела... Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар, Борынгылар булып тоела! Казан-Болгар күреп белгән ярлар Күптән аккан ләмгә уралып... Очкыч тәрәзеннән карап уздым – Өнсез калды йөрәк беравык... Күз алдына гел килә дә баса Без яшәгән сәер бу заман: Дала уртасында – ак теплоход! ...«Титаник»ка никтер охшаган.
Кендегең каны
Әйләнде безнең яшәеш,
Тәмам тулганды...
Кайларга тамган иде соң
Кендегең каны?
Шул изге җирне, чордашым,
Табарсың микән?
Хәтерне изеп, гүяки
Чирүләр үткән...
Ни нәфес безне котыртты? –
Алга ташландык!
Кичәге гаҗәеп гамьнәр
Бүген – ташландык,
Һәм нәкъ шушы ташландыктан
Көнне башладык...
Безнең хәтта иртәгәсе
Көн дә ташландык...
Шундый ташландык дөньяда
Кем белсен аны –
Кайларга тамган икәнен
Кендегең каны?!
Догалар кылып салынган
Нигезләр купкан, –
Нигезләр эзен кабатлап
Шыта кычыткан.
Авыллар купкан җирләрдә
Көтүлек кала,
Буразна сыза төрәннәр,
Иген чайкала.
Сөрәләр дә, таптыйлар да
Инде югыйсә –
Үҗәт нигез кычытканы
Кабаттан үсә!
Оныттың кая тамганын
Кендегең каны.
Шул төшнең бетмәс тамгасы –
Җир кычытканы!
Ни үсемлек биек, бөек
Кычыткан чаклы?
Шундый уй килде...
Әйтерсең
Кычыткан чакты!
...Уйлар да ташлар бу уен
Ташландык балаң,
Ташландык ил, ташландык җир,
Ташландык заман!
Күз алдына килә шомлык,
Куркынып куям:
Салкын бушлыкта оча
Җир –
ташландык оя...
Ипи көрәге
– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! –
Диде безгә әнкәй нигәдер...
Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
Кайсы тарафлардан киләдер?
...Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
Караулы һәр казык, һәр такта...
Мич алдында чуен... бәрәңгеле...
Чыжлый чәйнек кече учакта...