Катлам асты катлам... Җәһәннәмгә Якын гына кала түгелме? Җир өстендә нинди батыр идем! Монда исә... Беттем... Җиңелдем... Данте тәмугына төштем гүя, Тик Вергилий гына җитмәде. ...Бөтерелә өстә ал агымсу, Назлы агым – дала мәкләре... Алды гүзәл дала куенына, Мәкләр дулкынына күмелдем... Ләкин талгын гына хәл алырдай Берәр төше бармы бу җирнең? Җизказганның җәйге күкләреннән Бәхет ява гүя... Чалт аяз! Офык арты офык бу тарафта, Ишетелми ләкин кайтаваз... Бөек итеп яратырга, ахры, Соңардым мин, артык кичектем!.. ...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу Каберенә бүген тез чүктем. Эссе капкан мазар ташларына. Кайнар дала чатнап җил йота. Борынгы бер хикмәт язуы күк Кәлтә эзе – утлы комлыкта. Һәм Торсынтай әйтте: «Дөньяда бу Мәхәббәткә һәйкәл – бердәнбер!» ...Һәр таш монда миңа таныш сыман – Төшләремә, бәлкем, кергәндер. Ташны ташка куеп өйгән мазар, Ике гашыйк җанны ышыклап, Җирнең күккә омтылышы булып Күтәрелгән чиксез бушлыкка. «Мәхәббәткә урын – күктә бары!» Дигән сүзе мәллә ташларның? – Яндың, йөрәк, гашыйк булдың дөрләп, Тик нигәдер күккә ашмадың!.. Булды ла бит юкса тик бер генә Тибрәп алган керфек хакына Әзер чаклар – ике уйламастан Ташланырга төпсез упкынга! Булды ла бит «Юк, син түгел...» дигән Котылгысыз җавап соңында Җан-атымны куып яндырганым Һәлакәткә илткән юлымда... Без кичергән сөю газапларын Тәңре үзе генә күргәндер! Бөек түгелмени һәрбер сөю? – Һәркемдә бит йөрәк бердәнбер! Яратырга кирәктер шул җирдә, Җаның чүлдәй кибеп корганчы – Һәлакәтсез булмыйдыр шул сөю, Булмыйдыр шул Бөек Корбансыз... ...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу Бөек мәхәббәткә кичекмәс, – Ләкин алар Беркайчан да, килеп, Безнең мәхәббәткә тез чүкмәс. – Сөеп була һәлакәтсез дә! – дип Бәхәсләштем шушы минутта. ...Хәтерләтте дастан хәрефләрен Дала кәлтәләре комлыкта. Мин түзмәдем – дала авылына Мотоцикл безнең кузгалды – Бу авылда гомер иткән, диләр, Баян Сылуның кыз туганы. Шәрә комлык. Кайнар кәлтә эзе. Әйтерсең лә миңа ук тиде. Яралылар